Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шартлар тудырыла

Сәүдә үзәкләре ачыла торса да, түбәнкамалылар базарга йөрүдән туктамый. Бәяләр дә кимрәк, азык-төлек тә һәрвакыт яңа гына кайтартылган була.

Бу яктан Үзәк базар үрнәк булып саналса, Бызов базары кызганыч хәлдә. Бирегә кешеләр йөрсә дә, шартлары күбесенә ошамый. Сатучыларның санитар нормалар турында ишеткәннәре бармы икән? Сәүдә рәтләрендә тәртип юк. 
Бызов базарын тәртипкә салуларын сорап, түбәнкамалылар шәһәр мэрына да мөрәҗәгать иткәннәр. Базар администрациясе әлеге мәсьәләдән хәбәрдар һәм инде эшен башлаган икән. Узган ел төзи башлаган бинаны быел өлгертмәкчеләр. Анда азык-төлек сату урыннары була, шулай ук кием-салым һәм көнкүреш әйберләре белән сәүдә итү өчен тагын ике бина төземәкчеләр. Киоскларның бер өлеше сәүдә рәтләре итеп үзгәртелә. Базар администрациясе бирегә башка эшмәкәрләрне дә чакырып, аларга арендага урыннар бирергә әзер.  

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев