Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Серле сандык ниләр саклый?

Түбән Кама шәһәренең “Апуш” үзәк балалар китапханәсендә “Серле сандык” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр.

Бәйгене Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре “Ак калфак” оешмасының Түбән Кама бүлеге белән берлектә шәһәр һәм районыбыз балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен оештырган иде. Бала бишектән үк милли җырлар тыңлап, гаиләсенең туган телдә сөйләшеп- аралашуын, гореф-гадәтләргә ихтирамын тоеп яшәргә тиеш дигән максатны күз уңында тотып оештырылган бәйгедә 20 коллективтан 190 бала катнашты. Муниципаль чара дип тормаганнар, Кукмара районының Вахит авылы балалар бакчасына йөрүчеләр дә җибәргән үз эшләрен. Активлыклары, тырышлыклары өчен зур рәхмәт үзләренә!

Сандык дигәч, сезнең дә күз алдыгызга әниегез, әбиегезнең зур сандыгы килеп баскандыр? Исегездәме: бала чакта аңардан да серле, тылсымлы әйбер юк иде дөньяда! Ә безнең сандыкта буыннан-буынга күчкән милли йолалар, борынгы бәйрәмнәр, мавыктыргыч әкиятләр, моңлы җырлар тупланган. Малайлар, кызлар бу рухи мирас үрнәкләрен жюри әгъзаларына шундый оста итеп тәкъдим итте, артистлардан бер дә ким булмады! Халкыбызның акыл зирәклеген, тормыш тәҗрибәсен, моңын, җор теллелеген чагылдырган җырлар, бәйрәм күренешләре, әкиятләр кемне генә битараф калдырыр икән!

Бәйге булгач, җиңүчеләрсез дә булмый. Иң-иңнәр берничә юнәлеш буенча билгеләнде. “Әбием әкиятләре” номинациясендә “Койрыклар” әкияте өчен 76 нчы балалар бакчасы коллективына тиңнәр табылмады. Пьедесталның икенче баскычына “Төлке белән торна” әкияте өчен 43 нче балалар бакчасына йөрүче Ксения Святова күтәрелде. Өченче урынга “Җиде кәҗә бәтие” һәм “Шалкан” әкиятләре өчен 64нче һәм Кукмара районы Вахит авылы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр лаек булды.

“Гасырлардан килгән зирәклек” номинациясендә “алтын” – 64 нче балалар бакчасы малай-кызларында (Сабантуй күренеше). “Көмеш”не туй йоласын сәхнәләштергән 68 нче бакчага йөрүче нәниләр яулады. “Бронза”га исә “Старинная бабушкина шкатулка” композициясе өчен Кукмара районы Вахит авылы балалар бакчасы яшь артистлары лаек булды.

“Гасырлар моңы” номинациясендә беренче урынга 64 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Милана Борисова “Кыр үрдәге” керәшен татарлары җыры өчен лаек булса, шушы ук бакчаның “Кояшкай” коллективы “Ай җаный, вай җаный” җырын бик оста итеп башкарып, икенче урынны яулады. 43 нче балалар бакчасы ансамбле “Где был Иванушка” җыры белән өченче урынга чыкты.

Җиңүчеләр гала-концертта катнашып, тагын бер кат осталыкларын күрсәтте. Аларга “Ак калфак” оешмасының Түбән Кама бүлеге тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

Беренче бәйгебез – соңгысы булмас, дигән теләктә калыйк. Гасырлардан-гасырларга кадерләп сакланып килгән ядкарьләр арасында онытыла барган, күләгәдә кала килгән күпме матур йолаларыбыз бар әле безнең. Алар турында да сөйләргә, киң җәмәгатьчелекне таныштырырга язсын. Ә яшь буында гореф-гадәтләрбезгә карата мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбияләү – монысы инде безгә, зурларга йөкләнгән бурыч. Әниләр ул-кызларын бишек җырлары көйләп йоклатса, әби-бабайлар оныкларына төнгә каршы әкиятләр укыса, бай мирас югалмас дип ышанам мин.

Гөлүсә Полякова, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев