Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сөенеч акциясе

Белем көне алдыннан шәһәрнең үзәк мәчетендә «Мәктәпкә бернинди кайгысыз!» акциясе оештырылды. Ул Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды эгидасы астында узды. Күп балалы һәм матди хәле авыр булган гаиләдә тәрбияләнүче 14 балага караңгыда янып торган элемент һәм мәктәп кирәк-яраклары салынган сумка бүләк иттеләр. Балаларга белем алуның әһәмияте турында сөйләделәр. Алар...

Белем көне алдыннан шәһәрнең үзәк мәчетендә «Мәктәпкә бернинди кайгысыз!» акциясе оештырылды.
Ул Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды эгидасы астында узды. Күп балалы һәм матди хәле авыр булган гаиләдә тәрбияләнүче 14 балага караңгыда янып торган элемент һәм мәктәп кирәк-яраклары салынган сумка бүләк иттеләр. Балаларга белем алуның әһәмияте турында сөйләделәр. Алар апа-абыйларының сорауларына теләп җавап бирде һәм бүләк өчен рәхмәт әйттеләр.
Әлеге акцияне «Зәкәт» фондының Түбән Кама шәһәре һәм районы мөхтәсибәте филиалы ярдәме белән мәчет каршында эшли торган «Түбән Кама әниләре» советы оештырды. Ярдәмгә мохтаҗлар исемлеген төзү кыенлык тудырмаган, чөнки алар күп балалы һәм матди яктан авыр хәлдәге гаиләләр белән даими рәвештә эшли.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев