Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сүбәләк юлының бер ягы ябылды

Сүбәләк автомобиль трассасын төзекләндерү башланганлыктан, 22 апрельдән Вахитов проспектыннан алып, «Түбән Кама Нефтехим» сәнәгать зонасы башындагы боҗралы хәрәкәткә кадәр булган юл участогы ябылды.

Төзекләндерү эшләре вакытында транспорт бары тик уң яктагы юл полосасыннан гына хәрәкәт итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, юл хезмәтләре сәнәгать зонасында эшләүчеләрнең трасса буенча шәхси автотранспортта йөрүләрен чикләргә һәм аларга вахта автобусларыннан файдаланырга өнди. Бу чикләү трассадан файдаланучы барлык автомобиль йөртүчеләргә кагыла. 
Әлеге трасса автомобильләр иң күп хәрәкәт итә торган төп юл булып исәпләнә. Аның буенча көн саен 25-30 мең автомашина уза. Вахта автобуслары эшчеләрне дә сәнәгать зонасына шушы юлдан алып бара. Иртәнге һәм кичке «пик сәгатьләре»ндә юлдан узучы машиналар саны 3 мең берәмлеккә җитә.
Бу объектны реконструкцияләүгә Татарстан 447 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән. Юл төзүчеләр узган ел трассаның уң як ягын ремонтлап, төзекләндерүнең беренче этабын үтәделәр. Быел «Татавтодор» белгечләре реконструкция эшләрен тулысынча тәмамларга планлаштыралар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев