Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сайлаучылар белән очраштылар

Узган пәнҗешәмбе кичендә шәһәребездәге Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәгендә "Единая Россия"нең алдан тавыш бирүдә катнашачак вәкилләре - Россия дәүләт думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Кама Аланы поселогында яшәүче Людмила Каня сайулаучылар белән очраштылар. Очрашу модераторы - "Единая Россия"нең сәяси советы әгъзасы, республика дәүләт советы депутаты, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең генераль директоры...

Узган пәнҗешәмбе кичендә шәһәребездәге Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәгендә "Единая Россия"нең алдан тавыш бирүдә катнашачак вәкилләре - Россия дәүләт думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Кама Аланы поселогында яшәүче Людмила Каня сайулаучылар белән очраштылар.
Очрашу модераторы - "Единая Россия"нең сәяси советы әгъзасы, республика дәүләт советы депутаты, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов әйтүенчә, "Единая Россия" мондый мөһим чараны беренче мәртәбә уздыра. Аның үзенчәлеге шунда: башка берәр партия әгъзасы булмаган теләсә кем, шул исәптән партиясезләр, Россия дәүләт думасына депутатлыкка үз кандидатурасын күрсәтә ала. Һәм мондыйлар күп: республикада инде 63 кеше алдан тавыш бирүгә теркәлү өчен гариза язган.
Түбән Камадагы бу очрашуда дәгъвачыларның икесе дә үзләре белән таныштырып, Россия дәүләт думасы депутаты булып сайланылган очракта шәһәребез өчен нәрсә эшләргә җыенулары, нинди проблемаларны хәл итү өстендә эшләячәкләре турында сөйләделәр.
- Түбәнкамалыларның проблемаларын хәл итү күп факторларга бәйле: күпме акча бирелүгә, халыкның активлыгына һәм, әлбәттә инде, дәүләт думасына, республика дәүләт советына, шәһәр советына сайланган депутатларның эшлеклелек дәрәҗәсенә. Думага кабат сайлансам, шәһәрегезгә даими килеп йөрергә, түбәнкамалылар белән очрашырга, проб-лемаларыгызны чишәргә вәгъдә бирәм, - диде Айрат Хәйруллин.
Ул түбәнкамалыларны борчыган проблемаларны да телгә алды: авыл җирендә яшәүчеләргә эш урыннары җитми, эш булса да, хезмәт хакы түбән, ә шәһәр халкы өчен торак-коммуналь хуҗалык тарифлары, юлларның начарлыгы, ишегалларының машина белән шыплап тулган булуы - иң нык борчыган мәсьәләләр.
Дәгъвачыларның икенчесе Людмила Каня исә, "Единая Россия"дән Россия дәүләт думасына депутат булып сайланган очракта, хезмәт кешесенең хокукларын саклау өчен көрәшү бурычын куя.
- Бүген күп кенә кешеләр хезмәт турындагы законнарны белмиләр, шуңа күрә үз хокукларын яклый алмыйлар, - ди Людмила Каня.
Исегезгә төшерәбез: "Единая Россия"нең алдан тавыш бирүе шушы елның 22 маенда булачак. Ул көнне Татарстанда 560 участок ишекләре ачылачак. Аларның адресларын "Предварительное голосование» веб-сайтының (www.pg.er.ru) "Найди свой участок" бүлегеннән табарга мөмкин. Телефоннан шалтыратып та белешә аласыз: 8-800-100-18-19.
Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, 18 сентябрьдә Россия дәүләт думасына сайлауда катнашу өчен, "Единая Россия"дән кандидатлар исемлеге төзеләчәк.
- Депутатлар сайлаганда, без, һәрвакыт, халыкка файда китерерлек кеше узуын, вәгъдәләре сүздә генә калмавын телибез,- ди Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы, ветеран укытучы Суфиян Минһаҗев.- Шуңа күрә, алдан тавыш бирү нәрсә дә булса эшләрлек кандидатларны сайлап алуда ярдәм итәргә тиештер, дип уйлыйм һәм үзем дә алдан тавыш бирүдә катнашырга җыенам. Халык өчен тырышырлык кеше сайланып, ышанычыбызны акласын иде, дип телим.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев