Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сау бул, мәктәп, исәнме, җәй?!

Балаларның көтеп алган җәйге каникуллары башланды. Хәзер бит аның уку-укыту системасы да заманында иң үрнәк саналган совет системасыннан күпкә аерыла. Дүртенче сыйныфта укучы бала өенә кайткач өч сәгатьтән артык дәрес әзерли. Беренче сыйныф укучысы әле укый-яза белмәсә дә, реферат язарга тиеш була.

Һәм менә әти-әниләр, балалар өчен зур мәшәкатьле булган бу уку елы тәмамланды. Балалар каникулларда трай тибеп йөрмәсен, ә вакытын файдалы үткәрсен өчен җитәкчеләрнең «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә балаларның ялын оештыру турында сүз барды. Түбән Кама муниципаль районының Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Айгөл Аитова әйтүенчә, Түбән Камада һәм районда җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә 26 мәктәп яны, 5 стационар һәм 5 палаткалы лагерь эшләячәк.

Стационар лагерьлар җәйге каникулларда дүрт смена эшләп, 6750 баланы кабул итәргә җыеналар. «Юность» һәм «Чайка»да – 1840 бала, «Камский Артек»та – 1520, «Олимпиец»та – 870, «Заря»да 680 бала ял итәчәк. Шулай ук, табигатьтә: мәгариф идарәсе оештырган «Роза ветров», «КвантумКемп», «Азимут» һәм Яшьләр эшләре идарәсеннән «Патриот» палаткалы лагеренда теләгән балалар табигать кочагында ял итә ала.

Кама Аланы территориясендә елдагыча, хәрби-гамәли һәм спорт-техник юнәлештәге палаткалы лагерь эшләп, җәйге каникулларда 400 баланы кабул итәчәк.

Ә инде әти-әниләреннән калдырып, аерым ял итәргә теләмәгән балаларга мәктәп яны лагерьларында ял итәргә мөмкин булачак.

Яшь түбәнкамалылар һәм район авыллары балалары өчен Кара диңгез ярында урнашкан «Глобус», «Витязево», «Юбилейный», «Сатера» кебек лагерьларда ял итү мөмкинлеге дә бар. Аның өчен гаризаларны Яшьләр эшләре идарәсенә һәм мөстәкыйль рәвештә сайт аша бирергә була.

Балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, лагерьларда «Скиф» һәм «Застава» шәхси сакчылык ширкәтләренең тәүлек буе саклавы тәэмин ителгән.

Каникулда үзенә күпмедер акча эшләү теләге булган 14-17 яшьлек яшүсмерләр өчен 1392 балага эш урыннары булдырылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев