Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сагынып көттек ел буе

Калабызда Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Чыршы мәйданчыклары быел да гадәттәге урыннарда булачак.

Шәһәр башкарма комитеты, «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясе, «Нижнекамская нефтебаза», «Таиф-НК», «Түбән Кама Нефтехим», «ТАНЕКО», «Нижнекамская ТЭЦ» җәмгыятьләре тарафыннан бизәлгән чыршы мәйданчыкларын түбәнкамалылар яратып кабул итәрләр. Мәйданчыклар берсен-берсе кабатламый: берсендә сезне сары чыршы каршы алса, икенче урында – агы, өченче урында – кызылы. Һәм әлбәттә, җырларда җырланган яшел чыршы. Бозда шуарга яратучылар өчен шугалак, тау шуарга яратучы балалар өчен таулар, төрле хайван сыннары, киләсе елның символы – барысы да Яңа ел бәйрәмен һәм аннан соң килгән озын ялларны күңелле итеп үткәрү өчен хезмәт итәр. Ә шәһәр уртасындагы Яңа ел чыршысы утлары төсендә балкучы телеманара, республикабыздагы иң биек чыршыларның берсе булачак.
Декабрь уртасы килеп җитсә дә, табигать безне йомшак ак карлары белән сөендерергә ашыкмый. Элегрәк Яңа ел бәйрәменә кадәр кеше биеклеге кар көртләре булса, әле пычрак ерып йөрүне дәвам итәбез. Кар булмавы һәм көннәрнең җылы торуы чыршы шәһәрчекләрен әзерләүчеләр өчен билгеле бер кыенлыклар тудыра. Инде ничә ел чыршы мәйданчыкларын заманча материаллар белән, ел саен үзгә бер сюрприз итеп бизиләр. Без дә, алдан ук мәйданчыкларның нинди буласын тасвирлап, кызыгын киметмибез, чыршы шәһәрчекләре ачылгач, үзегез килеп күрерсез. Ә аларның кайсы көннәрдә ачылу тантанасы узачагын, газетабызның киләсе саннарының берсендә укырсыз.
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X