Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Сабантуйда ни көтә?

Сабантуй бәйрәменә әзерлек эше тулы куәттә бара. Хәзерге вакытта мәйданда сәхнәләр корыла, трибуналар урнаштырыла. Оештыручылар сәнгать коллективлары, спорт учреждениеләре һ.б. белән зур бәйрәм программасы әзерли.

Яңалыклар да булачак

Түбән Камада 16 июньдә «Ильинка» мәдәни-спорт комплексында Сабантуй бәйрәме узачак. Иртәнге сәгать 9 да башланачак бәйрәм программасында төрле күңелле чаралар көтелә.
Бәйрәм кунаклары өчен төрле чорларда кулланылган авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе әзерләнә. Авыл хезмәтчәннәре тематик экспозиция урнаштырачак. Якында гына шәһәр һәм район предприятиеләре мәйданчыклары эшләячәк. 
Кечкенә кунаклар өчен балалар мәйданы оештырыла. Биредә концерт күрсәтү  планлаштырыла. Шәһәрдәшләр һәм аларның балалары төрле конкурсларда катнаша ала. Нәниләр өчен батут шәһәрчеге урнаштырыла. Халыклар дуслыгы йортына аерым мәйдан бирелә. Елдагыча, шәһәр осталары кул эшләнмәләреннән ярминкә-сату оештыра. 
Түбәнкамалылар һәм шәһәр кунаклары өчен яңалыклар да әзерләнгән: мәсәлән, Әхсән Фәтхетдинов иҗатына багышланган күргәзмә, «Әдәби алан» эшләячәк. Матур гадәт буенча, бәйрәм сәхнәләштерелгән тамаша белән башланачак. Язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясалып, чәчү батырларын, авыл җирлеге җитәкчеләрен, белгечләрен бүләкләү көтә. Тамаша тәмамланганнан соң, татар эстрадасы җырчылары Ришат Төхвәтуллин, Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразова, шулай ук шәһәрнең сәнгать коллективлары һәм артистлары чыгыш ясаячак. Әлбәттә, милли көрәш, ат чабышы һәм традицион ярышлар беркемне дә битараф калдырмас.


Кимен куймаслар

Кама Аланында Сабантуй 16 июньдә 14.00 сәгатьтә Вязовка елгасы янындагы мәйданда башлана. Программада: 13.00-20.00 –  сәүдә рәтләре; 14.00-15.15 – бәйрәмнең тантаналы өлеше; 15.00 – мотокросс.
Көндезге күңел ачу программасында үзәк концерт мәйданында  Яр Чаллыдан «Сәйяр» ансамбле, татар эстрадасы җырчылары Мөнир Рахмаев, Гөлназ Батталова, үзешчән артистлар чыгыш ясаячак. Үзәк мәйданда  милли көрәш, уеннар, бәйгеләр узачак. Балалар күңел ачу мәйданчыгында мультфильм геройлары, балалар кафесы, аттракционнар һ.б. урнашачак. Программаның ахырында Үзәк мәйданда 18.00-19.00 сәгатьтә Сабантуйның абсолют батырын бүләклиләр, иң яхшы сәүдә ноктасы билгеләнә, Сабантуй әләмен төшерү тантанасы да булачак. Бәйрәмгә рәхим итегез!
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X