Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Һәрвакыт җиңүгә омтылырга»

Ралли-кросс буенча өч тапкыр Европа чемпионы, кышкы узышларда күп мәртәбә Татарстан һәм Россия кубокларын яулаган автоузышчы Тимур Тимерҗанов әнә шундый фикердә. Соңгы дүрт елда Тимур - ралли-кросс буенча дөнья чемпионатында катнашучы бердәнбер Россия спортчысы. Шушы көннәрдә ул, Түбән Камада булып, балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Әлеге очрашуны «ТАНЕКО» компаниясе оештырды....

Ралли-кросс буенча өч тапкыр Европа чемпионы, кышкы узышларда күп мәртәбә Татарстан һәм Россия кубокларын яулаган автоузышчы Тимур Тимерҗанов әнә шундый фикердә. Соңгы дүрт елда Тимур - ралли-кросс буенча дөнья чемпионатында катнашучы бердәнбер Россия спортчысы. Шушы көннәрдә ул, Түбән Камада булып, балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән очрашты.
Әлеге очрашуны «ТАНЕКО» компаниясе оештырды. Эш шунда: нефть эшкәртүчеләр, «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыяте ярдәме белән, танылган спортчы ралли-кросс буенча дөнья чемпионатында катнашсын өчен иганәче булып тора һәм, хезмәттәшлек кысаларында, Тимурга балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән очрашып, спорт турында сөйләшергә тәкъдим иттеләр. Узышчы бик теләп риза булды һәм, ярыш этаплары арасында мөмкинлек табып, Түбән Камага килде.
Очрашу барышында балалар автоузышларның ничек үтүе, спортның бу төре ни дәрәҗәдә кызыклы булуы турында видеофильм карадылар. Соңыннан Тимур үзе турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде. Кызларны, малайларны Тимурның ничек укуы, ни өчен спортның нәкъ менә шушы төрен сайлавы, әзерлек күнегүләрен кайларда һәм ничек үткәрүе, кайсы илләрдә булуы кызыксындырды. Спортчы бары тик дүртле-бишлеләргә генә укыганлыгы, ике югары - икътисади һәм юридик -белемгә ия булуы турында сөйләде. «Спорт һәм уку һәр кешенең тормышында булырга тиеш, дип уйлыйм. Ә спорт белән шөгыльләнү белем алырга комачауларга тиеш түгел», - диде ул.
Тимур автоузышлар белән балачагында ук мавыга башлый, картинг спорты белән шөгыльләнә. Нәтиҗәдә, 30 ел гомеренең 18ен автоспортка багышлый. «Теорияне генә түгел, машинаның төзелешен дә белү мөһим. Узышчы үз машинасының һәр болтын, подшипнигын яхшы белергә һәм кирәк чагында үз куллары белән күп нәрсәне көйли белергә тиеш», - ди ул.
15 яшьлек Марат ярышлар вакытында спортчының нинди кыенлыкларга очрарга мөмкин булуы турында кызыксынды. «Ярышлар шулкадәр мавыктыргыч, хәтта нинди дә булса травма алсаң да, авыртуны да, куркуны да сизмисең. Спортта барысы да спортчының үзеннән тора. Максатчан булырга һәм җиңүгә омтылырга кирәк», - дип җавап бирде спортчы сорауга.
15 яшьлек Катя: «Киләчәгегезне ничек күз алдына китерәсез?» - дип, сорауның тагын да җитдирәген бирде. «Киләчәктә мин үземне узышчылар командасы җитәкчесе, тренер итеп күз алдына китерәм», - диде Тимур, ышаныч белән. Ләкин үзенең спорт карьерасын кайчан тәмамлаячагын әлегә хәл итмәве турында белдерде. Бүгенге көндә автоузышчының хыялы һәм төп максаты - ралли-кросс буенча дөнья чемпионы булу. Һәм, әлбәттә, бәхетле кеше булу. Төпченүчән Катя исә, максатларына ирешү өчен шәхси тормышы комачаулык тудырмыймы, дип тә кызыксынды. Әгәр тормыштагы икенче яртың һәрбер башлангычта һәм мавыгуда сиңа теләктәшлек күрсәтә икән, бернинди комачаулык та булмавы турында белдерде Тимур. Спортчының барлык хыяллары тормышка ашсын өчен, балалар аңа үз куллары белән ясалган «бәхет кошы»н бүләк иттеләр. Ә Тимур малайларга һәм кызларга үзенең култамгасы төшерелгән футболкалар һәм календарьлар бирде.
Очрашу ахырында балаларны тагын бер сюрприз көткән икән: теләгән һәр бала Тимур Казаннан махсус алып кайткан чын ярыш машинасына кагылып карый, хәтта аңа утырып фотога төшә алды. Чара киеренке булмаган җылы атмосферада узды. Моннан соң балаларның кайберләрендә яңа хыял тумый калмагандыр, мөгаен. Очрашуда катнашкан өлкәнрәкләрнең күңелендә дә уңай тәэсирләр озак сакланыр әле.
Гөлшат Абзалова.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X