Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Рәсми булмаган шартларда

Узган атна ахырында, 17 ноябрьдә «Шәһәр электр транспорты» предприятиесеннән яңартылган «Сәламәтлек трамвае» рейска чыкты. Пассажирлар белән беррәттән, аның салонында сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова, медицина профилактика үзәге баш табибы Зөлфия Салаватова, күптармаклы район үзәк дәваханәсе баш табибы Хәбибулла Әхмәтов та бар иде. Медицина белгечләре пассажирлар белән әңгәмә уздырдылар, аларның...

Узган атна ахырында, 17 ноябрьдә «Шәһәр электр транспорты» предприятиесеннән яңартылган «Сәламәтлек трамвае» рейска чыкты.
Пассажирлар белән беррәттән, аның салонында сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова, медицина профилактика үзәге баш табибы Зөлфия Салаватова, күптармаклы район үзәк дәваханәсе баш табибы Хәбибулла Әхмәтов та бар иде. Медицина белгечләре пассажирлар белән әңгәмә уздырдылар, аларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр, шикәр авыруын булдырмый калу буенча анкета тутырттылар, профилактика буенча брошюралар өләштеләр.
Шушындый рәсми булмаган шартларда якыннан торып аралашу түбәнкамалыларның да, медикларның да күңелләренә хуш килде. «Үзара турыдан-туры әңгәмә ярдәмендә халыкның фикерен белү, сорауларына җавап бирү бик мөһим. Чөнки медицина ярдәме кирәк булган очракларда шәһәр кешеләре, кайвакыт кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә белмиләр», - диде Венера Рәхимова.
Шәһәребездә «Сәламәтлек трамвае» беренче мәртәбә 2015 елның 27 августында рейска чыккан иде. Хәзерге яңартылган трамвайның өстенлекләре шактый: тышкы яктан да матурланган, анда «кайнар телефон» номерлары язылган, салондагы экранда авыруларга каршы профилактик чаралар турында видеороликлар күрсәтелә.
Әлеге яңа проектны «Шәһәр электр транспорты» предприятиесе һәм «Татэлектромонтаж» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән сәламәтлек саклау идарәсе, медицина профилактика үзәге һәм күптармаклы район үзәк дәваханәсе тормышка ашырды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X