Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Рәхмәт аларга!

Кадерле түбәнкамалылар! Моннан 31 ел элек, 26 апрельдә, үзләренең сәламәтлекләре, хәтта гомерләре бәрабәренә Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче энергия блогында булган авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан барлык кешеләргә карата зур ихтирам хисләре кичерәбез. Әлеге күзгә күренмәс дошманга каршы көрәшкә меңнәрчә кеше күтәрелде, фаҗиганең аяныч нәтиҗәсе бөтен халык җилкәсенә төште. Кайвакыт үзләре,...

Кадерле түбәнкамалылар!
Моннан 31 ел элек, 26 апрельдә, үзләренең сәламәтлекләре, хәтта гомерләре бәрабәренә Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче энергия блогында булган авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан барлык кешеләргә карата зур ихтирам хисләре кичерәбез.
Әлеге күзгә күренмәс дошманга каршы көрәшкә меңнәрчә кеше күтәрелде, фаҗиганең аяныч нәтиҗәсе бөтен халык җилкәсенә төште. Кайвакыт үзләре, гаиләләре турында да онытып, алар Ватанга хезмәт итүчеләр, аны яклаучылар, гомумән, барыбызны да саклаучылар сафына бастылар. Әлеге курку белмәс кешеләр арасында якташларыбыз да бар. Аларның батырлыгы һәм үз-үзләрен аямаулары яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә үрнәк булып тора.
Хәзерге вакытта районыбызда радиация катастрофасы нәтиҗәсеннән зыян күргән 214 кеше яши. Без аларның яшәү шартларын яхшырту һәм тормыш дәрәҗәләрен күтәрү буенча барысын да эшләргә бурычлы.
Барлык түбәнкамалылар исеменнән, Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан якташларыбызга батырлыклары, кыюлыклары өчен рәхмәт бедерәм. Үзләренә һәм гаиләләренә нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет, иминлек телим.
Айдар МЕТШИН
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X