Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Рәхим итегез: «Ялкын ачылды»

Сөембикә урамындагы 72нче йортта урнашкан «Ялкын» яшүсмерләрләр клубында капиталь ремонт уздырылды. «Ялкын» бай тарихлы клуб. Ул 1993 елда, урамда эшсез йөргән балалар һәм яшүсмерләрнең буш вакытын күңелле һәм файдалы итеп оештыру максаты белән ачыла. Биредә аларның яшерен талантын ачу, спорт, иҗат белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырыла. Ачылган көненнән үк клубка...

Сөембикә урамындагы 72нче йортта урнашкан «Ялкын» яшүсмерләрләр клубында капиталь ремонт уздырылды.
«Ялкын» бай тарихлы клуб. Ул 1993 елда, урамда эшсез йөргән балалар һәм яшүсмерләрнең буш вакытын күңелле һәм файдалы итеп оештыру максаты белән ачыла. Биредә аларның яшерен талантын ачу, спорт, иҗат белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырыла. Ачылган көненнән үк клубка йөрергә теләүчеләр күп була. Бүген биредә 7 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 200дән артык яшүсмер шөгыльләнә.
Ә гомумән алганда, шәһәрдә шушындый 23 яшьләр үзәге бар. Яшүсмерләр клубларының материаль базасын ныгыту буенча кабул ителгән республика программасы нигезендә узган ел биш, быел өч клубта капиталь ремонт ясалган. «Ялкын» - шуларның берсе. Аның гомуми мәйданы 227 квадрат метр тәшкил итә. Биредә берьюлы 100 бала шөгыльләнә ала. Ремонт вакытында клубка керү өчен аерым ишек ясалган (әлегә кадәр йорт подъезды аша йөрергә мәҗбүр булганнар). Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында да онытмаганнар: пандус, аерым санузел ясалган, ишекләр дә киңрәк.
«Ялкын»да тәҗрибәле биш педагог эшли. Алар төрле юнәлеш буенча түгәрәкләр алып бара. «Кулдан ясалган матурлык» түгәрәгендә балалар үз куллары белән төрле әйберләр ясарга өйрәнә. Үз-үзеңне тоту, фәнни телдә әйтсәк, этикет дәресләре дә үткәрелә биредә. «Сәяхәтчеләр клубы» - география, «Яшүсмер һәм закон» түгәрәге финанс һәм хокук белемен баета. Быел гитарада уйнарга өйрәнү һәм вокал түгәрәкләре оештырылган.
Клубта өстәл теннисы, китапханә, өстәл уеннары, «тере почмак», тагын күп нәрсәләр бар.
Ышанмасагыз, килегез дә күрегез. Аның ишеге атнаның бер көнендә - якшәмбе генә ябылып тора. Калган көннәрдә 13-19 сәгатьләрдә, бәйрәмнәрдә 11-17 сәгатьләрдә эшли. Дәресләр - түләүсез.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X