Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Республикада бердәнбер

Шәһәребездә 17 нче балалар бакчасында, сабый балалар өчен махсус төркем ачылган. Аны ачу өчен «Мәрхәмәтле йөрәкләр» инициатив төркеме зур тырышлык куйды. Сүз уңаеннан, әлегә мондый учреждениеләр шәһәребездә генә түгел, республикада да юк.

Түбән Каманың «иске» микрорайоннарыннан яшьләр яңа йортларга күченә тора һәм анда балалар бакчаларына ихтыяҗ, зуррак, билгеле. Ә монда – Тукай урамындагы 35а йортында урнашкан бакчада, балалар саны кими бара. Шуңа күрә, ата-аналардан сораштыру уздыргач, ике ел элек нәниләр төркеме ачу теләге туган.
Заманасы шундый бит: кемдер ипотека түли, кемгәдер гаиләсен туендырыр өчен акча күбрәк кирәк. Ә декрет акчасы җитми. Бу төркемгә исә нәниләрне алты айдан кабул итәләр. Беренче булып Милана һәм Айлинә «килде». Әле йөри белмәгән кызчыклар үзләренчә нидер тәтелди, фотога төшергәндә елмая. Якын арада тагын өч сабыйны кабул итәргә әзерләнәләр.
Төркем тәрбиячеләре әйтүенчә, мондый балалар белән эшләгәндә, тәрбияче тәҗрибәсе генә аз, ана тәҗрибәсе булу да мөһим. Сабыйларны урамга махсус арбаларда алып чыгалар, махсус урындыкларга утыртып ашаталар, йокы бүлмәсендә 10 ясле-карават урын алган. Төркемдә балалар саны әлегә шулай гына булачак.
Мондый төркемгә йөртү «рәхәте» 6787 сумга төшә. Бу нәниләр бакча балалары ашаган ризыкны ашый алмый, алар өчен махсус катнашмалар, сабыйлар өчен яшелчә, ит, җимеш измәсе китерәләр, боткалар пешерәләр. Әниләр көндез килеп, имезеп китәләр.
Төркем, хәйриячеләр ярдәме белән ачылган. Үзиреклеләргә шулай ук, танылган җырчы Элвин Грей ярдәм иткән. Ул Түбән Камада хәйрия концерты куеп, аннан җыелган акчаны тапшырган.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Фото НТР cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев