Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Республика көненә Түбән Камада яңа футбол манежы ачарга планлаштыралар

Түбән Камада «Нефтехимик» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе территориясендә ябык футбол манежы төзелеше бара.

Ачылу тантанасын Республика көненә багышларга планлаштыралар. Бу хакта» эшлекле дүшәмбе " киңәшмәсендә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов хәбәр итте.

План буенча мәйданы 5,5 мең квадрат метрдан артып китәчәк, кырның зурлыгы 90-45 метрлы булачак, шулай ук 4 киенү-чишенү бүлмәсе төзеләчәк.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, спорт объектлары төзү буенча республика программасын тормышка ашыру максатыннан, 2020 елда, ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә, безнең шәһәрдә ябык футбол манеже төзелеше башкарылачак, - дип сөйләде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.

Төзелешкә 329,4 миллион сум акча җибәрелгән.

Чыганак: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев