Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Район үзәк хастаханәсенең табиб-хирургы Рөстәм Зәбиров вафат

71нче яшендә Түбән Кама район үзәк күптармаклы хастаханәсенең табиб-хирургы Рөстәм Зәбиров вафат булган.

Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Гариф улы 45 ел табиб булып эшләгән. Түбән Кама хастаханәсендә 1985 елдан бирле хезмәт иткән. Соңгы елларда  консультатив-диагностика сырхауханәсенең  тар белгечләр бүлегендә эшләгән.

2020 елның гыйнварында Рөстәм Зәбиров лаеклы ялга киткән.

Табиб чын күңелдән медицинаны яраткан. Хирургия аның балачак хыялы булган. Хезмәттәшләре аны бик җаваплы һәм зирәк белгеч буларак искә алалар. 

Рөстәм Зәбиров белән хушлашу 14 июль көнне 11.00 сәгатьтә Тынычлык проспектындагы 37 нче йортның җиденче подъезды янында булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев