Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Рамил Муллин Түбән Каманың белем бирү учреждениеләренең төзелеше барышы белән танышкан

77 нче балалар бакчасында бассейнны төзекләндерү эшләре бара. Шулай ук, параллель рәвештә 38 нче яңа мәктәп һәм 34 нче микрорайонда «Эврика» балалар бакчасы төзелеп килә.

Түбән Кама муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова белдерүенчә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә ремонт эшләрен башкару өчен 11 млн сум акча бүлеп бирелгән.

77нче балалар бакчасындагы бассейнның төзелеш барышын карарга Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин да килгән иде. Ремонт эшләре апрель аенда башланган. Бу вакыт эчендә эшчеләр балалар бакчасының түбәсен төзекләндергән. Хәзерге вакытта парапетларны тышлыйлар.

Бассейнда бизәү эшләре тәмамланып килә. Монда балалар өчен яңа чишенү hәм душ бүлмәләре булачак.

34 нче микрорайондагы 38 нче мәктәп төзелеше тулы куәтенә бара. Эшчеләр икешәр смена эшли. Яңа мәктәп 38 сыйныфка исәпләнгән.

Баш инженер Денис Шишкин сөйләвенчә, объектта көндез – 470, төнлә 70-75 кеше эшли. Биредә техника тулысынча үзләренеке, материалларда җитешсезлекләр юк. Хәзерге вакытта фасадны тышлап бетерәсе, бина эчендә бизәү эшләрен башкарасы калган. 38 нче мәктәпне беренче сентябрьгә ачарга планлаштыралар.

 Аның янәшәсендәге 100 нче «Эврика» балалар бакчасы да төзелеп килә. Эшләр 80 % ка башкарылган. Ул да үз ишекләрен көзгә ачар дип көтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев