Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Рамил Муллин шәhәр паркларының һәм скверларының халәтен тәнкыйтьләгән

Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин шәһәр паркларының һәм скверларының халәтен тәнкыйтьләгән.

Бу хакта җитәкче “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр иткән.

Муллин билгеләп үткәнчә, республика программалары буенча тәртипкә китерелгән җәмәгать киңлекләре шәһәрнең бизәге булып тора.

“Хәзер бу объектларны карап торуы, тулыландыруы бик мөһим. Әлегә, карап тору мәсьәләсенә сораулар бар. Мин бу проблемага игътибар итүен сорар идем. Бәлки, подрядчыны алыштырырга кирәктер”, - дип билгеләп үткән Башкарма комитеты җитәкчесе.

Рамил Муллин Казанның бу өлкәдәге уңышлы тәҗрибәсен мисал итеп китергән.

“Милек формасын, парк хуҗалыгын булдыру  – бу паркларның эксплуатациясен билгеләүче “МКУ” яки “МБУ” булырга мөмкин. Минемчә, мәдәни hәм функциональ-техник як булырга тиеш: паркларны карап торучы техник директор һәм җәмәгать киңлекләрендә чаралар үткәрү буенча арт-директор. Мәсәлән, Тукай паркы күп еллар күзләрне сөендерә, әмма инде яңартуны таләп итә”, – дип саный Муллин.

Җитәкче шәһәр киңлекләрен карап тору мәсьәләсенә аерым игътибар биргән.

“Атна саен артистларны чакырып төрле программалар, спорт чараларын үткәрергә була”, – дип нәтиҗә ясаган Рамил Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев