Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Рамил Муллин мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре ташламалар алмаулары турындагы мөрәҗәгатьләренә җавап бирде

Шәһәр һәм район башлыгының телеграм-каналында берничә кеше бушлай йөрү өчен транспорт карталары, балаларга түләүләр, ТКХ хезмәтләренә ташламалар ала алмаулары турында язган.

Инстанцияләрдә хәбәр итүләренчә, бу мобилизацияләнгәнәрнең яңа исемлекләре булмавы белән бәйле.

Рамил Муллин аңлатуынча, хәрби комиссариат, өлешчә мобилизация буенча чакырылышларның кыска сроклары булу сәбәпле, һәр мобилизацияләнгән турында тулы мәгълүмат әзерләргә өлгермәгән. Ләкин хәзер инде бу эшләнгән һәм барлык мәгълүматлар да тапшырылачак.

"Өлешчә мобилизациянең кыска срокларда үткәрелүе һәм Түбән Кама районы хәрби комиссариаты хезмәткәрләренең бөтен көче беренче чиратта мобилизацион бурычларны үтәүгә, шулай ук, чакырылган гражданнарның мәгълүматларын чагыштыруга юнәлтелүе сәбәпле, мондый кыска вакыт эчендә һәр мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына тулы мәгълүмат базасын формалаштыру мөмкин булмады. 31 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр бу эш башкарылды, хәзерге вакытта барлык мобилизацияләнгән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары турында база формалаштырылды һәм тиешле структураларга тапшырылачак», — дип яза Түбән Кама мэры үзенең телеграм-каналында.

Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә Оборона министрлыгы, ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы hәм муниципаль һәм республика ярдәм чаралары биреләчәк.

Муллин өстәвенчә, мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча муниципаль штаб, СТОС рәисләре, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә, Һәрбер мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә социаль паспортлар төзү буенча эш алып бара.

Шәһәр башлыгы, шулай ук, мобилизацияләнгәннәрнең һәм аларның гаилә әгъзалары өчен кайнар линия эшләве турында да искәртте: 8 (8555) 350-350.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев