Радмир Беляев Түбән Камадагы яңа аллея эскизларын тәкъдим итте
Якын арада анда төзелеш эшләре башланачак.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев Вахитов проспектындагы «Гаилә» паркы янәшәсендәге җәяүле зона эскизының расланган проектын тәкъдим итте.
«Тиздән Түбән Камада йөрү өчен тагын бер уңайлы киңлек барлыкка киләчәк! Вахитов урамыннан Шинчылар проспектына кадәр аллея эскизы проектын расладык. Якын арада анда төзелеш эшләре башланачак. Трамвай юллары буенда гаилә белән йөрү өчен урын булдырылачак», — дип язды Радмир Беляев.
Ул шулай ук Шинчылар проспекты ягыннан «Гаилә» паркының дүртенче чираты төзелешен искә алды. Бу проект gorodsreda.tatar.ru сайтында иҗтимагый киңлекләр өчен Республика тавыш бирүендә катнаша.
«Проектның бу өлешен гамәлгә ашыруны тизләтү өчен сезнең ярдәм кирәк, кадерле түбәнкамалылар! Хәзер «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү бара. 14 яшькә җиткән һәр түбәнкамалы тавыш бирә ала. Активлык күрсәтүегезне һәм бердәм булып «Гаилә» паркы өчен тавыш бирүегезне сорыйм», — дип мөрәҗәгать итте шәһәр халкына Радмир Беляев.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев