Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Һәр трамвай – кызыклы дөнья

Түбән Камада трамвайлар парады узды. 12 трамвайның һәрберсе шәһәр тормышының бер өлкәсенә багышланган иде.

Нефть химиясе ветераннары утырган трамвай колоннаның башында барды. Аларның кайберләре, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары да, трамвай Лемаев мәйданы тукталышында туктагач, Николай Лемаев һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Быел бөек сәнәгатьчегә 90 яшь тулган булыр иде. Тантанада «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин да катнашты. 
Театрга багышланган трамвайдан тукталыш саен сәвәләйләр чыгып, кунакларны чакырдылар. Медицина өлкәсенә караганында өлкәннәр кан басымын үлчәттеләр, табибларга сораулар бирделәр. «Гаилә» вагонында түбәнкамалыларны яңа өйләнешкән пар һәм ЗАГС хезмәткәрләре каршы алды. «Рубаха» җәмәгать үзәге вагонында нык ихтыярлы кешеләр фотосессия оештырды. Тагын берсендә бушлай китаплар тараттылар, ә «бәхетле» билет эләккән кешегә стена сәгате тапшырдылар.  
Трамвай парадының тантаналы кунаклары арасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, ТР Дәүләт советы депутаты Илсөя Мезикова да бар иде. Алар һәр вагонга диярлек кереп, шәһәрдәшләрне котладылар. Чара бер сәгатьтән артык дәвам итте. Бу вакыт эчендә 12 трамвай деподан Красный Ключка кадәр барып, кире әйләнеп кайтты.  
Форсаттан файдаланып, шуны да искәртик: электр транспорт шәһәребездә беренче заводлар белән бергә – 1967 елда барлыкка килгән һәм, нигездә, кешеләрне эшкә йөртү өчен файдаланылган. Хәзерге вакытта «Шәһәр электр транспорты» предприятиесендә 75 вагон исәпләнә, шуларның 64 е – пассажир вагоны, трамвайлар җиде маршрут буенча йөри.   
Якын киләчәктә Түбән Камага биш яңа трамвай кайтартылачак. Бу хакта «Шәһәр электр транспорт»ы предприятиесе генераль директоры Рафаил Хәбибуллин трамвайлар парадында әйтте. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X