Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Р. Муллин махсус хәрби операция барышында яраланган солдатларның хәлләрен белешкән

Түбән Кама мэры Рамил Муллин үзәк район хастаханәсендә булган. Анда ул махсус хәрби операция барышында җәрәхәтләнгән хәрби хезмәткәрләр белән күрешкән.

Бу хакта шәһәр һәм район башлыгы социаль челтәрләрдәге үз битендә хәбәр итә.

Рамил Муллин кыюлык һәм батырлык өчен сугышчыларга, шулай ук, дәвалаучы табибларга рәхмәт белдерә.

«Махсус хәрби операция зонасында яраланган егетләребез белән күрештек. Хәзер алар безнең хастаханәдә дәвалана. Үтәсе реабилитациягә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштык. Батырлыгыгыз усен бик зур рәхмәт, егетләр. Аерым рәхмәтемне табибларга әйтәсем килә», – дип яза Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев