Туган як

Прости авылына автобус йөри башлыячак

30 апрельдән Түбән Камадан Прости авылына автобус маршруты ачыла.

Бу хакта хакимият матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автобус сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк. Шәһәрдән рейслар – иртәнге 7.00 һәм 8.30 сәгатьләрдә.

Юл бәясе 40 сум тәшкил итәчәк. Бердәм социаль йөртү билеты апрель аена тулыланганда гамәлдә булачак.

 

 

Элегрәк бакчачылар быел Прости авылына автобус бирмәгәннәр дип зарланган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: