Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Приютта янгын чыгуда кем гаепле?

Зур Афанас авылында «Койрыкларга өй кирәк» хайваннар өчен приютта ут чыгып, 43 мәче һәм 1 эт үлгән.

Приют бинасын Лира һәм Рафил Шәмсетдиновлар үз куллары белән төзегәннәр. Шаһитлар әйтүенчә, ул электр белән җылытылган.
Урында төшерелгән видеоязмаларда ветеринарларның һәм коткаручыларның этләргә беренче ярдәм күрсәтүләрен күреп, йөрәк сызлап куя. Кайбер этләр күзләрен ача, ә кайберләре китеп бара... Бу хайваннар тормышта явызлыкны болай да күп күргән. Беренчедән, аларны хуҗалары урамга чыгарып ташлаган. Инде үз йортларын таптылар дигәч кенә, төтендә тончыгып үлгәннәр.
Янгын турында социаль челтәрләрдә урнаштырылган хәбәрне шәһәрдәшләр төрлечә кабул иттеләр. Кемдер «Күз яшьләремне тыя алмыйм, аларга гел акча күчерә идем», «Әле менә шушы көннәрдә генә хайваннарга күчтәнәч итеп кайттык, ышанасы килми», дип тетрәнеп язды. Шәрехнамәләр арасында «Үзләре ут төрткәннәрдер әле», «Бу ут юктан гына чыкмый, хайваннардан котыласылары килгәндер» дигәннәре дә очрады.
Хайванны алдыңмы, аның өчен дә, ул китергән токым өчен дә җаваплылыкның нәрсә икәнен түбәнкамалылар әле дә аңлап бетерми. Мисалларга кисәк, Зур Афанас авылында җирле кешеләр кар көртләрендә биш көчек тапкан. Аларны «Өйгә юл» приютына алып китеп тикшергәннәр, ашатканнар. Тагын бер ир эте белән урамда йөргәндә, бала елаган тавыш ишеткән. Якынрак барса, капчыкта яңа туган көчекләр ята икән. Приютка барганда берсе үлгән, калганнарын шешәләргә җылы су тутырып, көчкә җылытканнар.
Янгын чыккан приютка Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин кушуы буенча ярдәм күрсәтелгән. Бинаны сүткәннәр, чүпләрне чыгарганнар, үлгән хайваннарны җирләшкәннәр. Ләкин 60 лап мәче һәм эт урамда калды бит әле. Социаль челтәрләрдә үзиреклеләр исә: «Безгә бик авыр, ләкин алга таба да безнең ярдәмгә мохтаҗ булганнарны калдырмаячакбыз. Йорт та, хайваннар өчен барлык кирәк-яраклар да янды. Ярдәм итегез! Акча, ризык, барысын да кабул итәбез», дип язганнар. Ике көн эчендә 500 меңгә якын сум акча җыелган.
Айдар Метшин исә хайваннар өчен приютларның эшләре буенча махсус программа төзергә йөкләгән. Шәһәр мэры приют булган урында күчмә киңәшмә уздырган. Биредә хәзер этләр генә калган, мәчеләрне үзиреклеләр өйләренә вакытлыча алып кайтып киткәннәр.
Лира Шәмсетдинова башта хайваннарны фатирында асраган булган, аннары Зур Афанаста ире белән зур булмаган бина төзегән. Приют түбәнкамалылар ярдәме белән «яшәгән». Биредә урамга ташланган, имгәнгән күп кенә мәчеләр һәм этләр сыеныр җылы урын, тиешле ризык тапкан. Дистәләгән хайванны дәвалаганнар, стерильләштергәннәр, 100дән артыгына хуҗалар табылган.
Хәзер приют урынында контейнер урнаштыру буенча эш бара.
– Ни дә булса үзгәртер алдыннан, яхшы итеп планлаштырырга кирәк, мәсьәләне комплекслы һәм озык вакытка хәл итәргә ниятлибез. Бергәләп эшләрбез, – дип ассызыклаган Айдар Метшин. Хәзерге вакытта Түбән Камада өч приют эшли. Ләкин коммуналь хезмәтләр, стерилизация, ашау, тоту – барысы да битараф булмаган кешеләр акчасына башкарыла.
Шәһәр мэры муниципаль приют ачу турында да сүз катты, ләкин моңа акча бик күп кирәк шул. Әлегә шәһәр хакимияте «Койрыклар»га 100 мең сум акча бүлеп бирде.
Шушы көннәрдә change.org порталында түбәнкамалыларның Татарстан Президенты исеменә петиция урнаштырылган. Анда үзиреклеләр республикада бер генә муниципаль приют булмавын, хакимиятнең берничек тә ярдәм итмәвен, кешеләрнең хайваннарына җавапсыз каравын, хайваннарны җәберләгәннәре, чыгарып атулары өчен җәза каралмавын, хуҗаларда булган хайваннарның исәпкә алынмавын күрсәтә.
Приютта ут чыгуда кем гаепле? Хуҗасыз хайваннарны асрауга гомерләрен багышлаган кешеләрме, битараф җитәкчеләрме, каты күңелле хуҗалармы? Мәче дә, эт тә җан иясе бит. Чит илдә урамда этең артыннан җыймыйча кара! Шунда ук штраф «чәпиләр». Ләкин безнең шәһәрдә, гомумән, илдә мондый мөнәсәбәт тәрбияләү авыр булачак.

Лилия Заһретдинова

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X