Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Президент «ТАНЕКО»га килде

24 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «ТАНЕКО» Проектының тормышка ашырылуына багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә «Татнефть»нең генераль директоры Наил Мәганов, Президентның нефть промышленносте мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов һ.б. катнашты. Аларның эшлекле сәфәре нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының төзелә торган объектларын караудан, нафтны гидрочистарту җайланмасындагы эш белән...

24 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «ТАНЕКО» Проектының тормышка ашырылуына багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә «Татнефть»нең генераль директоры Наил Мәганов, Президентның нефть промышленносте мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаутдинов һ.б. катнашты.
 
Аларның эшлекле сәфәре нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының төзелә торган объектларын караудан, нафтны гидрочистарту җайланмасындагы эш белән танышудан башланды.
Киңәшмәдә «ТАНЕКО» җәмгыяте генераль директоры Леонид Алехин һәм «Татнефть»нең төзелеш проектларын гамәлгә ашыру идарәсе начальнигы Николай Заикин доклад ясадылар.
«ТАНЕКО»дагы җайлан-маларда нефть чималын эшкәртү күләме быел 8,7 млн тоннага җитәр дип көтелә, уртача күрсәткече - 84,6 процент, «якты» нефть продуктлары чыгышы - 77,8 процент. Барлыгы 42,6 млн тонна нефть чималы эшкәртелә.
Леонид Алехин әйтүенчә, углеводород чималын эшкәртү, нефть продукты җитештерү, төяп озату планы үтәлгән. Быел гамәлдәге һәм төзелә торган производстволарда промышленность һәм мохит иминлеге тәэмин ителгән.
«ТАНЕКО»да эшләүчеләр саны 3316га җиткән, аның 90 процентын эшчеләр, белгечләр һәм хезмәткәрләр тәшкил
итә. 2016 елда «ТАНЕКО»га 293 кеше эшкә урнашкан, яңа җайланмаларга белгечләр алу әле дәвам итә.
Николай Заикин үз докладында искәртеп киткәнчә, «Татнефть» Компаниясе «ТАНЕКО»дагы яңа җайланмалар төзелешен тулы күләмдә финанслады - бу максатка 27 млрд сумнан артыграк акча тотылда. Җиһазлар һәм материаллар кайтартканда, Россия җитештерүчеләренә өстенлек бирелде. Хәзерге вакытта Комплексның төзелеш мәйданчыкларында 250ләп подряд оешмасының
3,8 мең кешесе эшли.
2017 елда «Татнефть» нафтны изомеризацияләү, дизель ягулыгын, керосинны, кокслау газойлын гидрочистарту җайланамаларында, ароматика һәм ЭЛОУ-АВТ-6 җитештерү комплексында төзелеш-монтаж эшен тулысынча төгәлләү, шуннан соң әлеге җайланмаларны комплекслы эшләтеп карау режимына чыгару өчен көйләүгә керешеләчәк. Шулай ук, яңа елда акрынайтылган кокслау җайланмасын һәм нафт сплиттерын комплекслы эшләтеп карауны тәмамлау күздә тотыла.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Президент Рөстәм Миңнеханов, яхшы эшләгәннәре өчен, Компания коллективна рәхмәт белдерде, нефть эшкәртү комплексының илкүләм үзенчәлекле, кабатланмас промышленность объекты булуын ассызыклады. Ниятләгән икътисадый нәтиҗәлелеккә ирешү өчен, 2017 елда яңа җай-ланмаларны вакытында сафка бастыру мөһимлеген искәртте.
Соңыннан Президент Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов киңәшмәдә катнашучыларны якынлашып килә торган 2017 ел белән котладылар һәм хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар.
Людмила ФИЛИППОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев