Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Патриотик тәрбия юнәлешендә

Бүгенге көндә алда торган мөһим бурычларның берсе - тормышка әзер, үз Ватанына чын күңелдән бирелгән Кеше, Гражданин һәм Патриот тәрбияләү. Әлеге юнәлештә музейлар алыштыргысыз урын алып тора. Мәктәп музейларының үзләренә генә хас үзенчәлекләре бар. Беренчедән, алар укыту-тәрбия учагына әверелә. Чөнки барлык җыелган материал укучыларның һәм укытучыларның үз куллары белән тәртипкә...

Бүгенге көндә алда торган мөһим бурычларның берсе - тормышка әзер, үз Ватанына чын күңелдән бирелгән Кеше, Гражданин һәм Патриот тәрбияләү. Әлеге юнәлештә музейлар алыштыргысыз урын алып тора.
Мәктәп музейларының үзләренә генә хас үзенчәлекләре бар. Беренчедән, алар укыту-тәрбия учагына әверелә. Чөнки барлык җыелган материал укучыларның һәм укытучыларның үз куллары белән тәртипкә китерелгән һәм алар дәресләрдә бик кадерле, кызыклы күрсәтмәлелек ролен үти. Икенчедән, музей эшчәнлеге үзе үк укучылар үзидарәсенә әверелә, аларны эзләнү-тикшеренү эшенә тарта. Өченчедән, мәктәп музее ул - тарихи әйберләр туп-лау гына түгел, ә фәнни-педагогик эшчәнлек алып бару урыны да.
Түбән Кама шәһәре Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә туган якны өйрәнү һәм Рифкатъ Хайрулла улы Гайнуллин исемендәге мемориаль музейлар эшләп килә. Гимназиядә алып барыла торган тәрбия өлкәсендә аларның урыны алыштыргысыз.
Этнографик музей 1997 елда ачыла һәм татар халкының тормыш-көнкүрешен, мәдәниятен өйрәнүне максат итеп куя.
Биредә милләтебезнең милли йөзен билгеләүче, халкыбызның үткәнен, гореф-гадәтләрен, хезмәтен чагылдыручы материаллар тупланган. Музейда «Шәҗәрәләр», «Борынгы татар өе», «Өс киемнәре», «Тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары», «Эш кораллары» һәм башка бүлекләр бар. Гимназиядә укучы балаларның күбесенең тормышта кайбер экспонатларны бөтенләй күргәне юк. Милли йөзебез авылларда яшәүче өлкән буын кешеләрендә сакланган дип әйтсәк тә, кайбер предметларны инде авылларда да бик сирәк күрәсең. Шуңа күрә дә сәке, чабагач, гөбе, күмер үтүге кебек әйберләр балаларда зур кызыксыну уята. Һәрберсенең кайда һәм ничек кулланылуы турында беләселәре килә. Шул максат белән музейда әледән-әле экскурсияләр оештырыла. Аеруча кызыксынган балалар арасыннан экскурсоводлар төркеме оештырылып, алар музейга килүчеләр өчен кызыклы әңгәмәләр уздыра.
Икенче музей шәһәребезнең горурлыгы, бөек шәхесе, Түбән Кама шәһәренен Почетлы гражданины, Дан орденнарының тулы кавалеры, күренекле мөгаллим Рифкать Гайнуллинга багышланган. Музей геройның васыяте буенча, 2010 елның 25 нче февралендә, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек чорында ачыла.
Безгә Рифкать Хәй-рулла улының су-гышта күрсәткән зур батырлыклары һәм сугыштан соңгы тыныч вакыттагы хезмәтләре чын легенда булып тора. Музейда стендлар геройның тормыш юлы буенча төзелгән. Аларда Рифкать Хәйрулла улының Алабуга дәүләт педаго-гия университетында укыткан вакыты, гаиләсе, туганнары турында мәгълүмат тупланган.
Герой безнең арабыздан китсә дә, үзенең шәхси мирасын безгә калдырды. Музейда аның үз кулы белән тапшырган әйберләре, котлау открыткалары, китаплар, кулъязмалар, Грамота, дипломнар, парад мундиры һәм орденнарының күчерелмәсе саклана. Геройның тормышы укучылар тарафыннан һәрдаим өйрәнелеп килә. Рифкать Хәйрулла улының тормыш юлын, иҗатын өйрәнеп, гамә-ли конференцияләрдә Диплом һәм Мактау грамоталары алган укучыларның фәнни хезмәтләре саклана музейда. Гимназиябезнең 11А класса укучысы Кәшбетдинова Әдилә «Кече Ватанның герое» дип исемләнгән фәнни эш язып, республика һәм шәһәрдә призлы урыннар яулады.
Музейдагы фоторәсемнәр геройның Татарстанда гына түгел, Россиядә дә мактаулы, көтеп алынган кадерле кунак икәнен күрсәтә. 1985 елдан 2005 елга чаклы һәр 5 ел саен ул Мәскәүдә узучы Җиңү парадында катнаша. Кызганычка каршы, Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган парадта катнашу насыйп булмый.
Үзе исән чакта Рифкать Хәйрулла улы гимназиядә бик еш батырлык дәресләре алып барды. Укучыларыбызга патриотик тәрбия бирүдә аның өлеше зур булды. Без исә ул башлаган эшне дәвам да итәбез. Гимназиядә аның хөрмәтенә музей эшләп килә.Гимназия укучылары һәм килгән кунаклар музейдагы материаллар белән таныша. Гимназия укучылары геройның балалары, оныклары белән тыгыз элемтәдә яши. Һәр елны музей активистлары тәкъдиме белән аның хөрмәтенә чаңгы ярышлары, шахмат турниры һәм радиопеленгация ярышлары уздырыла.
Музей каршында күп очрашулар, батырлык дәресләре, класс сәгатьләре үтә. Анда башка мәктәп укучылары да, мәктәбебезне тәмамлаган элеккеге укучыларыбыз да, район һәм республика кунаклары да еш була.
Лариса МОРАТОВА,
Фәнзилә ШӘЙМӨХӘММӘТОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев