Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Парад, фестивальләр, концертлар...

Түбән Камада Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көннәрен зурлап бәйрәм иттеләр.

Көн бераз сүрәнрәк булуга карамастан, парадка әзерлек иртәнге сәгать 10да ук башланды: Тынычлык урамына беренче колонналар килеп басты. Газетаның алдагы санында хәбәр иткәнебезчә, быел хезмәт коллективлары парадында һәрбер колонна шәһәребезнең аерым бер урамы исеме астында тезелеп үтте. Алгы сафларда атлаучылар шул урамның исеме язылган транспарантны күтәреп бардылар.
Барлык коллективларның да бәйрәм чарасына ныклап әзерләнгәне әллә каян күренеп тора: бизәлеш һәм киенү үзенчәлекләре төрле, һәрберсенең үз фантазиясе – кем  нәрсә булдыра ала. 28 аерым колоннадан торган парад Тынычлык урамының буеннан-буена сузылды. Флаглар, төрле төстәге шарлар, тирән эчтәлекле транспарантлар, матур итеп бизәлгән йөк машиналарының арба платформасында теге яки бу һөнәр ияләренең эш процессын – укытучының балаларга дәрес бирүе, табибның авыруларны кабул итүе һ.б. чагылдырган сәхнәләштерелгән күренешләр һәркемне сокландырды. Парад дистәләгән мотоцикллардан торган байкерлар колоннасы узу белән тәмамланды. 
Әлеге массакүләм күркәм чарада төрле предприятиеләрдән, оешмалардан, белем һәм тәрбия бирү учреждениеләреннән, барлыгы 4 меңнән артык кеше катнашты. Шуларга өстәп, парадны тамаша кылырга, күзәтергә килгән түбәнкамалылар һәм шәһәребез кунаклары да байтак иде.
Алга таба бәйрәм чаралары шәһәрнең барлык паркларына һәм скверларына күчте. Алар фестивальләр, концерт программалары, театральләштерелгән тамашалар, спорт ярышлары рәвешендә үтте. Шулай ук, бу көнне шәһәрдәшләребез «Коляскалар парады»н күзәттеләр, урам киносы карадылар, гармунчылар фестивален тамаша кылдылар, әдәби фестивальдә һәм башка күп кенә кызыклы чараларда катнаштылар. Кыскасы, һәркем рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте.
Ә кичен шәһәрнең Нефтехимиклар паркында Түбән Каманың 53 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган зур концерт булды. Бәйрәм кичке 10 да аллы-гөлле салют белән тәмамланды.
Фәрит ИМАМОВ.
Фотоларда: бәйрәм мизгелләре.
Фотолар e-nkama.ru cайтыннан.  

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев