Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Өйдә генә ятмагыз

Яңа елдан соң сузылган озын ялларда өйдә генә ятмагыз, бик күп нәрсә югалтырсыз.

Чөнки, бу озын ялларны түбәнкамалылар актив, күңелле һәм файдалы итеп үткәрсен өчен, бик күп мөмкинлекләр тудырылачак. Тимераякта шуарга яратучыларга шәһәрдә барлыгы 27 шугалак әзерләнгән. Тимераякта йөри белмәсәгез, чаңгыда йөрергә чыгыгыз. Үзегездә булмаса, декабрьнең 20 сеннән март башына кадәр «Батыр» һәм «Алмаш» базаларында прокатка чаңгы биреп тору пунктлары эшли. 25 декабрьдән «Актай» ат спорты мәктәбендә атта йөрергә мөмкин. «Хаски» клубы «Кояшлы алан»да җигүле этләрдә йөреп карарга тәкъдим итә.
Әле спорттан тыш, башка бик күп күңел ачу чаралары да шәһәрдәшләрне көтә. «Гаилә», Габдулла Тукай исемендәге ял паркларында, Лемаев скверында да каникуллар дәвамында төрле чаралар уздырылып торачак.

Фото e-nkama.ru cайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев