Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Онытырга юктыр хакыбыз...

30 октябрьдә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне иде. Нәкъ бер атнадан тарихка «Бөек Октябрь социалистик революциясе» дип кереп калган вакыйгага төп-төгәл 100 ел тулды. Бер гасыр тарих өчен әллә ни зур вакыт түгел, ә менә гади халык шушы вакыт аралыгында ниләр генә күреп, ниләр генә кичереп өлгермәгән. Революция үзе...

30 октябрьдә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне иде. Нәкъ бер атнадан тарихка «Бөек Октябрь социалистик революциясе» дип кереп калган вакыйгага төп-төгәл 100 ел тулды. Бер гасыр тарих өчен әллә ни зур вакыт түгел, ә менә гади халык шушы вакыт аралыгында ниләр генә күреп, ниләр генә кичереп өлгермәгән. Революция үзе әллә ни зур корбаннарсыз үтсә дә, аннан соңгы еллар гел канлы вакыйгалардан гына тора кебек: үз халкың өстеннән репрессия - шул канлы геноцидның бер чагылышы.
1919 елда ук ил тарихында беренче мәртәбә «мәҗбүри хезмәт лагерьлары» - концентрацион лагерьлар барлыкка килә. Аларга дин әһелләрен, дворяннарны ябып куюлары, баш күтәргән өязләрдә - 100 кешене, гыйбрәт өчен генә (урысчалап әйткәндә, «чтоб другим неповадно было») һәрбер унынчы кешене аттырулары турында сүзләр йөри. Алга китеп, Бөек Ватан сугышы барышында Гитлерның совет халкын юк итү технологиясе Нюренберг халыкара трибунал тарафыннан кешелек дөньясы алдында җинаятьчелек дип танылды. Тик Сталинның үз ватандашларын юк итү режимы халыкара трибунал тарафыннан да, Россия ягыннан да юридик хөкем тапмады.
Безнең Татарстанда 6 меңгә якын репрессия корбаны бар. Бу - ГУЛАГ төрмәләре узган, әтисе яисә әнисе атылган, НКВД бала йортларында гомер кичереп, күбесе ата-анасын күрү бәхетенә ирешә алмаган, бала чакта әти-әниләре белән сөрелеп, күп еллар узгач кына үз иленә - Татарстанга кайткан, ә әти-әниләре лагерьларда ятып калган, бүген инде үзләре дә өлкән яшьтәге кешеләр.
«Татар энциклопедия сүзлеге»нең 1999 елгы басмасындагы «Репрессияләр» дип аталган мәкаләдә 1918 елдан 1954 елга кадәр сәяси репрессиягә дучар ителүчеләр саны 150-200 мең кеше дип күрсәтелә (монда сүз бары безнең республика турында гына бара, маллары таратылган кулаклар бу санга керми).
Казанның Архангель зиратында билгесез урында бер гаепсезгә «халык дошманы» тамгасы тагылган 2763 репрессия корбаны ята. Алар арасында «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе», «Американ», «Җилкәнсезләр» һ.б. әсәрләр авторы, талантлы драматург, зыялы Кәрим Тинчурин да бар. Бүгенге көндә аның җәмәгате Заһидә ханым Тинчурина каберенә куелган ташка Кәрим Тинчуринның да исеме уеп язылган.
Күпме талант ияләребез, милләтебезнең зыялылары репрессиягә дучар булган! Болар Төркиягә китеп гомер кичерергә дучар ителгән Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, 36 ел гомеренең 8 елын төрмәләрдә, лагерьларда уздырган Фатих Кәрим, 16 елга туган иленнән, теленнән аерылган «халык дошманы» Хәсән Туфан, Ак диңгездә («Беломорканал»да) 4 ел гомерен сарыф иткән бөек Бакый Урманче, ерак Колымада газап чигеп, бер аягын югалтып гарипләнеп кайткан Ибраһим Сәләхов, нахак гаепләр белән килешмичә, күзенә каләм чәнчеп үз-үзен һәлак иткән легендар комиссар Шамил Усманов, Татарстан Язучылар берлегенең ул вакыттагы җитәкчесе Кави Нәҗми, аның хатыны Сәрвәр Әдһәмова (бердәнбер репрессияләнгән хатын-кыз язучы), классик язучыбыз Аяз Гыйләҗев һәм тагын бик күп, бик күп милләттәшләребез.
Бүгенге көндә еш кына кайберәүләрнең: «Аларны юкка гына атмаганнар, сөрмәгәннәр, лагерьларда башларын черетмәгәннәр, хәзер дә безнең бүгенгебезгә Сталин кирәк», - дигән сүзләрен ишетергә туры килә. Ә репрессия «иттарткычыннан» узганнарның йөрәкләре һаман әрни, елый...
Хәзерге хәбәрдарлык чорында шәхес культы корбаннары турында тарихи дөреслекне, гаделлекне торгызу, аларның исемнәренә кайчандыр ягылган кара тапны юып төшерү, шуңа бәйле рәвештә тормыш юлларына ачыклык кертү юнәлешендә шактый гына уңышлы эшләр башкарыла. Китап укучыларда, бигрәк тә яшь буында, әдәбиятыбызның үткәненә, ул әдәбиятны тудыручыларга, аларның тормыш юлларына булган кызыксынуны күздә тотып, шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсендә «Китапханәдә тарих дәресләре» циклыннан "Онытырга юктыр хакыбыз" дип исемләнгән искә алу чарасы уздырылды.Чарада даими укучыларыбыз - Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы студентлары катнашты.
Баш китапханәче Әлфия Кучкаева әңгәмә-күзәтүен совет хакимиятенең ВЧК-ОГПУ-НКВД-КГБ кебек җәза бирү органнары тарафыннан республика халкының иң яхшы, уйлый белә торган, аеруча «сыйнфый яктан чит» һәм «бүтәнчә фикер йөртүче» өлешен максатчан юкка чыгару алып барылганлыгы хакында сөйләп башлап китте. Репрессияләр югарыдан иңдерелгән афәт булып саналган. Язучы Рафаэль Мостафинның «Репрессияләнгән татар әдипләре» китабыннан алып, 1937 елның июлендә НКВД наркомы Ежов кул куйган боерыкның күчермәсен укып таныштырды китапханәче. Анда әйтелгәнчә, Татарстан АССРда «беренче категория» буенча (бу - иң югары җәза - атып үтерү) 500 «халык дошманы», ә «икенче категория буенча» (иң кимендә 10 елга иректән мәхрүм итү) 1500 кеше табылырга тиеш. Җирле хакимиятнең бу план-боерыгын, әлбәттә инде, арттырып үтәргә тырышканнар. Нарком Михайлов кулга алулар лимитын 5-6 мең кешегә арттыруны сорый һәм, билгеле инде, моңа рөхсәт тә ала. Менә бу тетрәндергеч фактларны тыңлаганда залда авыр тынлык хөкем сөрде: бу елларның дәһшәте хәзерге заман яшьләрен дә тетрәнергә мәҗбүр итте.
Ул дәһшәтле елларны өйрәнгән галим, язучы Алексей Литвинның репрессия корбаннарының масштабы хакындагы язмалары залдагыларны тетрәндерде, уйланырга этәрде. Ә «Политик репрессия корбаннары» дип исемләнгән 27 томнан торган китаплар берәүне дә битараф калдырмады. Бу масштаблы эзләнү китапларының 18 томында репрессияләнүчеләр алфавит тәртибендә бирелгән. Искә алу чарасы өчен Әлфия ханым анда кертелгәннәр санын махсус санап чыккан: чәчләр үрә торырлык - 50 мең 537 фамилиянең һәрберсендә кеше фаҗигасе. Ә аннан соң чыккан саннарда төбәкләр-районнар буенча репрессияләнгәннәр саналган... Бу китапларның 24нче томында үзебезнең Түбән Кама районында яшәгән һәм административ репрессияләргә дучар ителгәннәр исемлеге бирелгән.
Чарада репрессияләнгән шагыйрь Хәсән Туфан шигырьләре-«Кайсыгызның кулы җылы?» шигыре укылды, аның хатыны Луиза Салиәскәровага багышлап иҗат ителгән «Әйткән идең» җырының язмасы тыңланды.
Техникумның тарих укытучы Наталья Савельева искиткеч мәгълүматлы чара өчен оештыручыларга рәхмәтләрен ирештерде һәм йомгаклап, бу чараның репрессияләнгәннәрнең сафпакь исемнәрен тагын бер мәртәбә хөрмәт белән искә төшерү икәнлеген, кеше язмышлары белән уйнаган диктатор режимнарының халыкны нинди афәтләргә салырга мөмкин икәнлегенә бер ишарә-кисәтү булуын да ассызыклады. Тарих биргән сабакларны онытмыйча, алардан гыйбрәт алып яшәсәк иде, диде.
Гүзәлия
ГЫЙБАДУЛЛИНА,
Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев