Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Өмәләр дәвам итә

НТР телерадиокомпаниясе игълан иткән «Чисталык» акциясенә кушылырга теләүчеләр саны көннән-көн арта. Шушы көннәрдә территориаль-җәмәгать үзидарә советы хезмәткәрләре һәм микрорайон халкы 15 микрорайондагы ташландык урынны җыештырырга чыкты.

Көне салкын булса да, кешеләр кайтып китәргә ашыкмадылар. Үзләре әйтүенчә, күмәк эш кәефне күтәрә. Ярты сәгать эчендә берничә капчык чүп җыелды. Нигездә, болар – кешеләр ташлаган савытлар, тәмәке төпчекләре һ.б. Мәйданны чүптән арындырдылар, чистарттылар. 
– Без акцияне хуплыйбыз һәм актив катнашабыз. Мондый чаралар алга таба да дәвам итеп, шәһәребез чистарсын иде, микрорайоннарда кешеләр үзләре яшәгән йортлар тирәсен тәртипкә китерсеннәр иде, – дип теләген белдерде территориаль-җәмәгать үзидарә советлары җитәкчесе Тимур Гәрәев.  
«Чисталык» акциясенә шәһәребезнең медицина хезмәткәрләре дә кушылды. Төшке ял вакытында дәвалау-ортопедия бүлеге һәм стоматология поликлиникасы хезмәткәрләре  үзәк хастаханә тирәсен җыештырды. Вакыт тар булганлыктан, эш кайнады гына: табиблар, шәфкать туташлары һ.б. көздән калган яфракларны җыйды, юлларны себерде. Физик эш һәм саф һава сәламәтлек өчен файдалы булуын табиблар яхшы аңлый.
– Хастаханәнең һәр бүлегенә аерым мәйдан беркетелгән. Тирә-юньне тәртипкә китергәч, чәчәкләр утыртачакбыз. Иң тырышларына бүләкләр тапшырырга ниятлибез, – дип, планнары белән уртаклашты хастаханәнең баш табибы Хәбибулла Ахмедов. 
Өмәләрдә олылар белән бергә балаларның да катнашуы матур гадәткә әйләнде. «Чисталык» акциясендә 93 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре белән ата-аналар һәм балалар да катнашырга теләк белдергән. Алар бакча янындагы кырның бер өлешен чүптән арындырдылар. Сабыйлар эштән курыкмады, тырышып тырмалады, капчыкларга чүп тутырды, себерде. 
«Бакчада һәм аның тирәсендә чиста булуын телибез» дигән фикердә алар. Ярты сәгать эчендә тирә-юнь чип-чиста булып калды, шактый гына чүп-чар җыелды. 
Хөрмәтле түбәнкамалылар, «Чисталык» акциясендә катнашырга теләсәгез, НТР телерадиокомпаниясенә 40-07-70 номеры белән шалтыратып, гариза калдырыгыз. Шәһәребезне бергәләп ямьләндерик! 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X