Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Олы шәхес истәлегенә

Түбән Кама шәһәре музеенда «Синең күренекле шәхесләрең, Түбән Кама!» дип аталган тематик күргәзмәләр оештырыла. Күргәзмәдә урын алган материаллар хезмәт ветераннары, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданнары турында якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, үткәннәргә әйләнеп кайтырга ярдәм итә. Музейда Түбән Кама мәгариф системасына нигез салучыларның берсе Нәкый Шәйхетдин улы Әхмәтшинга багышланган күргәзмә урын...

Түбән Кама шәһәре музеенда «Синең күренекле шәхесләрең, Түбән Кама!» дип аталган тематик күргәзмәләр оештырыла. Күргәзмәдә урын алган материаллар хезмәт ветераннары, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданнары турында якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, үткәннәргә әйләнеп кайтырга ярдәм итә.
Музейда Түбән Кама мәгариф системасына нигез салучыларның берсе Нәкый Шәйхетдин улы Әхмәтшинга багышланган күргәзмә урын алды.
Нәкый ага - бөтен гомерен педагог хезмәтенә багышлаган олуг шәхес. Ул күп еллар дәвамында мәгариф идарәсендә җитәкчелек итте. Аның тәкъдиме белән, Түбән Камада беренчеләрдән булып, мәгариф музее ачылды. РСФСРның атказанган укытучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Нәкый Әхмәтшин музейны тулыландырып, мәгариф системасы эшчәнлеген үстерде, бәяләп бетергесез рухи мирасны саклап калырга үзеннән зур өлеш кертте.
Кызганычка каршы, 2017 елда безнең арабыздан китте. Быел 20 гыйнварда Нәкый Шәйхетдин улы Әхмәтшинга 90 яшь тулган булыр иде.
Күргәзмәне оештырырга, материаллар тупларга ярдәм күрсәткәннәре өчен Нәкый Әхмәтшинның туганнарына, кызы Энҗе Нәкыевнага, шулай ук мәгариф музее җитәкчеләренә рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Дания Вәлиева,
Түбән Кама шәһәре музее хезмәткәре

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев