Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«НТР»га чираттагы бүләк

Түбән Каманың юбилее алдыннан «Мэр белән шәһәр буйлап» («Прогулки с мэром») дигән телепроект республика журналистлык конкурсында, җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту номинациясендә җиңүче дип табылды. Бүләкләү тантанасы Татарстан Дәүләт Советында үтте. Бүләкне «НТР»ның баш редакторы, проектның авторы һәм алып баручысы Наталья Реджеп-Алиевага тапшырдылар. Әлеге тантана Җирле үздарә көне уңаенан...

Түбән Каманың юбилее алдыннан «Мэр белән шәһәр буйлап» («Прогулки с мэром») дигән телепроект республика журналистлык конкурсында, җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту номинациясендә җиңүче дип табылды. Бүләкләү тантанасы Татарстан Дәүләт Советында үтте. Бүләкне «НТР»ның баш редакторы, проектның авторы һәм алып баручысы Наталья Реджеп-Алиевага тапшырдылар.
Әлеге тантана Җирле үздарә көне уңаенан уздырылды. Шул ук вакытта, ел саен үткәрелә торган «Муниципаль идарә тармагының иң яхшы хезмәткәре», «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы җәмәгать инициативасы» республика конкурслары лауреатларына да бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләрне «ТР муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев, ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсенең мәгълүмат-аналитик бүлеге мөдире Тимур Әхмәтвәлиев котлады.
Конкурсларга 15 номинация буенча барлык муниципаль районнардан һәм ике шәһәр округыннан 167 гариза бирелгән булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев