Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

НТРда зур үзгәреш көтелә

Бу язда республиканың иң эре медиа-холдингы «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенә керүче Түбән Кама «НТР» телеканалында үзгәрешләр булачак. Апрель аенда «НТР» республика күләменә чыга! Бу - Түбән Кама телевидениесе үсешендә яңа чор һәм «НТР» тарихында яңа этап, дигән сүз. Телевизор караучыларны нәрсәләр көтә соң? «НТР» компаниясе җитәкчеләре белән без шул хакта сөйләштек....

Бу язда республиканың иң эре медиа-холдингы «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенә керүче Түбән Кама «НТР» телеканалында үзгәрешләр булачак. Апрель аенда «НТР» республика күләменә чыга! Бу - Түбән Кама телевидениесе үсешендә яңа чор һәм «НТР» тарихында яңа этап, дигән сүз. Телевизор караучыларны нәрсәләр көтә соң? «НТР» компаниясе җитәкчеләре белән без шул хакта сөйләштек.
Белешмә:
Түбән Каманың «НТР» телерадиокомпаниясе 1995 елда оешкан иде. Хәзер ул Татарстан Республикасында яңалыкларны һәм күптөрле социаль проектларны ике телдә дә күрсәтүче эре медиа-холдинг. Аның составына «DFM-Нижнекамск» радиостанциясе (18 яшьтән узган 59400 түбәнкамалы һәркөнне «DFM-Нижнекамск»ны тыңлый); «Туган як», «Нижнекамское время», «Нижнекамская правда» газеталары, NTR-24.RU сайты (көнгә 5 меңнән артык кеше НТР сайтына кереп хәбәрләрне укый) керә. «НТР» шәһәр яңалыкларын яктырткан өчен ике мәртәбә «ТЭФИ-регион» дәрәҗәле телепремиягә лаек булды.
Нияз ГӘРӘЕВ, «НТР» директоры.
- Телевидение тармагында соңгы елларда зур үзгәрешләр бара. Бу 2018 елда федераль телеканалларның регион партнерларыннан баш тартуы белән бәйле. Шул сәбәпле, шәһәр һәм республика телеканалларының мәгълүмат пространствосыннан кысрыклап чыгарылу куркынычы бар. Татарстан шәһәрләрендә җирле тапшыруларны, шул исәптән татар прог-раммаларын да, саклап калу өчен, республика җитәкчелеге яңа телеканал ачу турында карар кабул итте. Ул - «Татарстан-24» каналы. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә караган барлык телекомпанияләр тапшыруларын әлеге каналда күрсәтәчәк. Шулай итеп, без эшебезне яңа партнер белән дәвам итәчәкбез. Бу шул ягы белән уңайлы: «Татарстан-24» яңалыклары бары тик республика яңалыкларыннан гына торачак.
Белешмә:
«Татарстан-24» - тәүлек әйләнәсе тапшырулар алып баручы мәгълүмат каналы. Ул Татарстан Республикасы яңалыкларын сәгать саен күрсәтәчәк. Аны Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм башка шәһәрләрдә карый алачаклар. Телеканалның төп концепциясе: Республиканың барлык яңалыклары - Республикада яшүче барча кешеләре өчен!
Наталья РЕДЖЕП-АЛИЕВА, НТРның баш редакторы.
- «Татарстан-24» каналына күчү - алга таба зур сикереш. Яңа, заманча канал... Ул тәүлек дәвамында республикадагы бөтен яңалыкларны тапшыра, алар һәр сәгать саен эфирга чыгарыла. Без бу телеканалда эшне җайга салу белән инде күптән мәшгуль. «Т-24» ярдәмендә тү-бәнкамалыларның тормыш-көнкүрешләре, кешеләрне борчыган мәсьәләләр, аларның уңышлары турында яңа-лыклар эфирга чыгарыла. Биредә кискен темалар йомшартылмый, гади кешеләрнең проб-лемаларын хәл итүгә бу-лышу мөмкинлеге зур. Әлеге каналга күчүдән телевизор караучы бер ни дә югалтмый, ә бәлки, киресенчә, «Яңалыклар», «Новости НТР», «Прямая связь» һәм башка социаль проектларыбыз саклана, яңа программалар да барлыкка киләчәк. «НТР» программалары өчен Татарстан телеканалы бүлеп биргән вакыттан тыш, «Т-24» яңалыклар блогында Түбән Кама тормышы турындагы материалларны көн дәвамында карарга була. Безнең телевизор караучылар өчен бу бөтенләй икенче югарылыкка күчү - республика дәрәҗәсендә күренү һәм тавышыгызны ишеттерү мөмкинлеге дә әле. Ә безгә - журналистларга - актуаль мәсьәләләрне күтәрү генә түгел, аларны хәл итү мөмкинлеге дә бирәчәк. Болардан тыш, телевизор караучылар республиканың һәрбер почмагында бара торган вакыйгалардан хәбәрдар булачак. Шундый киң һәм күләмле мәгълүмат тапшыру мөмкинлеге бер республикада да юк, дип ышаныч белән әйтергә була.
Белешмә:
«Татарстан-24» телеканалындагы Татарстан яңалыклары - Республикадаггы иң мөһим вакыйгалар турында оператив мәгълүмат, темалар һәм сюжетлар сайлауда оперативлык, хәбәрчеләрнең һөнәри осталыгы, мәгълүматны заманча тапшыру мөмкинлеге, дигән сүз. Яңалыклар хезмәте көн вакыйгаларын тулысынча чагылдыра - Республикада һәм илдә бара торган хәлләрне күзәтеп, эзлек-ле рәвештә телевизор караучыларга җиткерә. «Татарстан-24» телеканалы яңалыкларының төсләр җыелмасын социаль мәсьәләләргә, сәламәт яшәү рәвешенә, ял итүгә, мәдәният өл-кәсендәге вакыйгаларга, мәгърифәтчелек һәм фәнни-популяр эшчәнеккә багышланган башка мәгълүмати-аналитик программалар, проектлар да тулыландыра.
Ольга КУЛЕЙКИНА, «НТР»ның коммерция директоры
-«НТР» компаниясенең партнерын алмаштыруда бер мәртәбә тәҗрибәсе булган иде инде. Һәм ул бик уңышлы гамәлгә ашырылды. Шул исәптән, коммерция ягыннан да. Үзегез уйлап карагыз: шактый кискен конкурентлык җирлегендә, «НТР» берсүзсез лидер булып тора. Яңа этап шунысы белән дә кызыклы: без беренче мәртәбә федераль канал белән түгел, ә республиканыкы белән эшләячәкбез. Яңа каналның өстенлеге шунда: федераль мәгълүматка караганда, җирле һәм төбәк мәгълүматы белән күбрәк кызыксыналар. Ә яше һәм кереме буенча телеканалның аудиториясе киңәю безгә заказчыларыбызны арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Киләчәктә беренче ике мультиплекс каналлары җирле программалардан баш тартачак. Без исә моңа хәзер үк әзер. Әгәр башка компанияләр реклама бирүчеләрен югалтудан курыкса, кризис шартларында реклама сату буенча зур тәҗрибә туплаган «НТР»ның коммерция хезмәте моны тыныч кабул итә.
Белешмә:
«Татарстан-24» телеканалының аудиториясе бик киң; Татарстанның социаль-актив халкын, Татарстанның 40тан атык шәһәрен һәм торак пунктын (600000 йорт хуҗалыгы) колачлый. Аны гомуми 1,6 милион кеше карый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев