Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Николай Зеленов истәлеген хөрмәтләп

28 майда Түбән Камада Татарстан Республикасында шин тармагына нигез салучы, шәһәрнең беренче төзүчесе һәм «Түбән Кама шин»ның беренче җитәкчесе Николай Зеленовның тууына 90 ел тулуга багышланган чаралар узачак. Анда Татарстан җитәкчелеге, «Татнефть» төркеме, Түбән Кама муниципаль районы вәкилләре, шулай ук шәһәрнең Мактаулы гражданнары, шин җитештерүе ветераннары һәм башка чакырылган кунаклар катнашачак.

Николай Александрович Зеленовны искә алу көне Мактаулы гражданнар аллеясында аның каберенә чәчәкләр салудан башлана. Шуннан соң Мәктәп бульварындагы Николай Александрович яшәгән 8 нче йортта мемориаль такта ачу планлаштырыла.

Чара Халык иҗаты йортында дәвам итәчәк, анда Николай Александрович Зеленов турында фильм премьерасы булачак, шулай ук шәһәр һәм республика артистлары катнашында концерт узачак. Бу вакытта фойеда фотокүргәзмә һәм экспозиция урнашачак, алар Николай Зеленовны күпкырлы, төрле яклап үсеш алган кеше буларак күрсәтәчәкләр. «Түбән Кама шин»ның беренче директорының шәхси әйберләре һәм шөгыльләрен һәм кызыксынуларын чагылдырган экспонатлар, шулай ук гаилә архивыннан фоторәсемнәр тәкъдим ителәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев