Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Нигез ташы салдылар

Түбән Камада яңа мәчет һәм православие храмы төзелешенә таш салынды. Әлеге дини биналар шәһәргә керү урынында, Вахитов урамында сафка басачак.

«Әлеге үзәкләрне төзү турындагы карар республика руханилары белән киңәшләшкәннән соң кабул ителгән. Бу дини объектлар гына түгел, ә яңарыш, рухи үсеш үзәкләре дә булачак. Аллаһ йортына нигез салырга дип килүебез шәһәрнең киләчәге матур булачагы турында сөйли. Без бар нәрсә дә җитеш булган чорда яшибез. Аллаһка рәхмәт әйтеп, булганына шөкер итеп, яшик», – дип белдерде район башлыгы Рамил Муллин. 

Мәчет өчен таш салуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих Хәзрәт Ибраһимов катнашты. Яңа мәчет Чәбия урамы ягыннан бушлыкта төзеләчәк һәм «Сәлам» дип аталачак бу мәчет шәһәребезгә килгән юлчыларны каршы алачак, сәфәргә чыккан мөсафирларны озатып калачак. 

«Яңа мәчетнең шәһәргә керү юлы буенда урнашуы дин кардәшләребез өчен уңайлы һәм мөһим. Кешеләр мәчет каршында туктап, дога кыла, садака бирә ала», – диде «Нур» мәчете имам-хатыйбы Рәсүл Хәйретдинов. 

Юлның икенче ягында “Магнит” сәүдә үзәгеннән ерак түгел Изге Спиридон чиркәве булачак. Аның төзелешендә хачны изгеләндерү Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл катнашында узды. 

Бу ике яңалыкны түбәнкамалылар сөенеп каршы алды.

Нәҗип Хәйриев, пенсионер: “Моңа кадәр гел күрше Чаллы шәһәрен үрнәк итеп куеп, анда мәчетләрнең күплеген мисал итеп китерә идек. Менә бит хәзер Түбән Камада да 36 нчы микрорайонда да, Вахитов урамында да мәчет булачак.

Гөлсинә апа: “Яшебез барган саен күбебез дингә тартыла, мәчеткә барасы, әби-бабайлар, туганнар рухына дога кыласы килә. Бу мәчет сафка баскач, яшьләр дә күбрәк динебезгә тартылыр, намазларга йөрер дип теләп, дога кылдык. Теләкләребез кабул булсын иде”.

Людмила Петрова: “Без әлегә кадәр Афанас авылы чиркәвенә йөрибез. Бу яңалыкны шатланып кабул иттек. Чөнки бу микрорайонда яшәүчеләрнең күбесе инде күптән лаеклы ялда. Яхшы күңелле, мәрхәмәтле иганәчеләр табылып, чиркәү тизрәк сафка бассын иде дип телибез”. 

Мәчет тә, чиркәү дә мәхәллә кешеләре һәм иганәчеләр ярдәме белән төзеләчәк. Аларның кайчан сафка басуы сезнең белән бездән дә тора дигән сүз. “Тамчыдан күл җыела” дигәнне истә тотып, күзебез төшкән өчен генә бер кирәксез әйбер сатып алырга җыенганда, бу хакта истә тотып, бергәләп тотынсак, күмәк көч – тау күчерер, дини йортларыбыз да тизрәк сафка басар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X