Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Нәфесеңне тыймасаң...

- Ришвәт бирү оч-ракларының кимегәне юк. Узган алты ай эчендә ришвәт бирүнең 84 очрагы теркәлгән, - дигән сүзләр белән башлап җибәрде үз чыгышын Советлар йортында узган эшлекле дүшәмбеләрнең берсендә Түбән Кама прокуроры Фалих Мөстәкыймов. Аның сөйләвенчә, узган ел Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең карары нигезендә, җәмәгать урыннарында 15...

- Ришвәт бирү оч-ракларының кимегәне юк. Узган алты ай эчендә ришвәт бирүнең 84 очрагы теркәлгән, - дигән сүзләр белән башлап җибәрде үз чыгышын Советлар йортында узган эшлекле дүшәмбеләрнең берсендә Түбән Кама прокуроры Фалих Мөстәкыймов.
Аның сөйләвенчә, узган ел Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең карары нигезендә, җәмәгать урыннарында 15 процентлы спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итү катгый тыелган. Әмма бу карарда җәмәгать урыннарының чикләре төгәл билгеләнмәгәнлектән, прокуратура хезмәткәрләренә әлеге законның үтәлешен тикшерү шактый кыенлык-лар тудырган. Автобус тукталышларында һ.б. урыннарда мондый төр спиртлы эчемлекләрне сатып алырга мөмкин булганлыктан, Түбән Кама прокуратурасы әлеге карарның закон таләпләренә туры килерлек итеп үзгәртелүен, ягъни алкогольле эчемлекләр сатарга рөхсәт ителгән урыннарның төгәл билгеләнүен таләп итә.
Шулай ук, муниципаль район башкарма комитеты тарафыннан агачларны рөхсәтсез кисү өчен төгәл җәза әлегә каралмаган. Шуннан файдаланып, шәхси эшмәкәрләрнең берсе, сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтә торган бер үзәк төзер өчен, агачларны рөхсәтсез кисеп, шәһәребез табигатенә 400 мең сум зыян салган.
Мондый тәртип бозу очраклары элек тә булган. Әмма аның өчен төгәл җәза билгеләнмәгәнлектән, җинаять эше кузгатылмаган. Прокуратура хезмәткәрләре әлеге эш буенча тикшерү уздырып, «бизнесмен»ны административ җаваплылыкка тартып, әлеге сумманы җирле бюджетка кайтаруга ирешкәннәр.
Эчке эшләр идарәсендә үткәрелгән тикшерү барышында ике полицейскийның коммерцияле оешмалар эшчәнлегендә катнашуы ачыкланган. Шундый ук төрдәге тәртип бозулар узган елны МЧС хезмәтендә һәм Түбән Кама муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсендә дә теркәлгән.
Шуңа охшаш тәртип бозу очрагы Кама аръягы территориаль идарәсе эшчәнлегендә дә булган. «ЭКО-ЖИЗНЬ» фондының попечительләр советы, әлеге идарә автомобилен төзәтү өчен, 70 мең сум акча күчергән. Шулай ук, тикшерү барышында һава торышын механик рәвештә күзәтү постларын урнаштыруда коммерция оешмасының әлеге идарәгә 77 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтүе ачыкланган.
Табигый ресурслар һәм экология министр-лыгы карамагындагы идарәләрнең коммерция-ле оешмалардан матди ярдәм кабул итүе законга каршы килә. Хәзер Кама аръягы территориаль идарәсе җитәкчесенә хөкем каршында җавап тотарга туры киләчәк.
Фалих Мөстәкыймов әйтүенчә, эшкә урнашканда ялган документлар тапшыруның алты ай дәвамында гына инде 4 очрагы теркәлгән. Тикшерү эшләре әле дәвам итәчәк, ә гаеплеләр, һичшиксез, җаваплылыкка тартылачак.
Прокуратура хезмәткәрләре Кама Аланында тикшерү уздырганда да муниципаль милекне законсыз сату очракларына тап булганнар.
Статистикага күз салсак, 2011 елда коррупциягә кагылышлы 10 җинаять теркәлгән. Шуларның 7се - ришвәт алу, 3се - эш вазифаларыннан файдалану.
Узган алты ай дәвамында 30 җинаять теркәлгән. Ике җинаятьченең эше судка җибәрелгән.
Түбән Кама прокуроры сөйләвенчә, полиция инспекторларының да эш урыныннан явызларча файдаланучылары бар икән. Шундыйларның берсе ике ялган беркетмә төзегәне өчен суд каршында җавап тотарга әзерләнә. Март аенда ул эчке эшләр идарәсендә саклана торган материалларны бер кешегә тапшырып, шуның өчен акча алган вакытта тотылган.
- Мәкерле юл белән тизрәк баю теләге уянганда, әлеге гамәлнең нәрсә белән тәмамлануын уйларга кирәк, - ди Ф.Мөстәкыймов. - Күп-тән түгел коррупцион җинаятьләр өчен җәза көчәйтелде. Хәзер ришвәт алган өчен әлеге сумманы 40 мәртәбәдән алып 70кә кадәр арттырып түләү яки 7 елга хәтле иректән мәхрүм ителү яный. Әмма ришвәт алучыларны әлеге штраф күләме дә куркытмый.
Мондый мисалларны күпләп китерергә була. Кыскасы, әгәр дә эш урыныңны югалтасың һәм шәһәргә исемеңнең начар яктан таралуын теләмисең икән, нәфесеңне вакытында тыярга өйрән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев