Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Намус белән үтәсеннәр

Шушы көннәрдә, тагын бер төркем Түбән Кама егетләрен хәрби хезмәткә озаттылар. 18 декабрьдә Мәскәүдәге аерым 154нче комендант Преображенский полкына 14 кеше китте.

Элиталы гаскәрләргә физик һәм сәламәтлек күрсәткечләре буенча иң яхшыларын сайлап алганнар. Түбән Кама хәрби коммиссариатының чакырылыш бүлеге начальнигы Ринат Фәйзерахманов әйтүенчә, эш ярты ел элек башланган. Преображенский полкына эләгү җиңелләрдән түгел. Анда теләк булу гына җитми, яхшы сәламәтлек тә кирәк. Егетләрнең барысы белән әңгәмәләр уздырылган...
Автобус янында шау-шу. Фотога төшәләр, егетләрне югары чөяләр. Булачак солдатларның чәчләре кырылган, башлары ялтырый. Денис Холин әнисе белән тыйнак кына басып тора. Аңа 18 яшь. Мәктәпне быел гына тәмамлаган егет башка урында укуын дәвам итмичә, Ватан алдында бурычын үтәргә карар кылган. Үзен Преображенский полкына җибәрүләрен сораган. Әнисе Ольга исә бик борчыла. 18 ел буе янында булган баланы читкә җибәреп, бер ел буе күрми тору авыр, билгеле.
Егетләр Казандагы җыелу пунктына китеп бардылар. Андагы табиблар ризалык бирсә, Мәскәүдәге аерым 154 нче элиталы комендант Преображенский полкына юл тотачаклар.
19 декабрьдә исә Түбән Камадан соңгы төркемдә 37 егет китте. Алары Россиянең төрле частьләренә эләгәчәк. Солдатларыбызга Ватан алдында бурычларын намус белән үтәүләрен телибез.

Фото НТР cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев