Туган як

Музей – ул вакыт машинасы

Бүген – компьютерлар һәм кәрәзле телефоннар заманы. Уңай яклары күп булуга карамастан, алар кешеләрне тарихи кыйммәтләрдән, мәдәни байлыктан читләтәләр, хәтта аералар да. Ә менә музейлар кешеләрнең игътибарын шушы чын кыйммәткә һәм байлыкка юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар.

Түбән Камада комплекслы шәһәр музееннан тыш зур предприятиеләрдә, мәгариф оешмаларында һәм башка җирләрдә музейлар байтак. Мәктәпләрдә генә аларның саны 30 дан артык. Бигрәк тә 9 нчы мәктәптә Советлар Союзы Герое Н. Каймановка, 27 нче мәктәптә Фатих Кәримгә һәм 1 нче гимназиядә Муса Җәлилгә багышланган музейлар күп еллар дәвамында бу өлкәдә зур эш алып баралар.

Башка мәктәпләрнең дә туган як һәм шәһәребез тарихын тирәнтен өйрәнүдә, тарихи-этнографик мирасны туплауда күпкырлы эшчәнлекләре игътибарга лаек. Шулар арасында 11 нче мәктәптәге ун ел тарихы булган «ХХ нче гасыр мәктәбе» музее да бар. Музей 3 төп бүлектән гыйбарәт: беренчесе туган як тарихына багышланган. Анда татар гаиләсенең тормыш-көнкүрешендә кулланылган экспонатлар җыелган. Тимердән чүкеп ясалган иске кадактан алып, ат камыты һәм арба тәгәрмәче, агач кисмәк белән куна тактасы, эш коралларын тотып карарга була. Төрле чигүле тастымаллар һәм мендәр тышлыклары белән танышып, кунаклар станокка беркетелгән орчыктан йон эрләп тә карый алалар.

Әлбәттә, музейның төп өлеше мәктәп тарихына багышланган. Зәвыкъ белән бизәлгән стендларда беренче укытучылар һәм директорларның фотосурәтләре, биографияләре белән танышырга мөмкин. Пыяла шкафларда аларның шәхси әйберләре, Мактау кәгазьләре, башка кызыклы документлар урын алган. Капкачлы иске парталар өстендә агач саплы тимер каләм белән пыяла кара савыты, стена буенда – аяклы зур счетлар һәм иске карталар... Кызыклы факт: 11 нче мәктәпне Татарстанның өч шәһәре мэры — Илсур һәм Айдар Метшиннар, Сергей Батин (Яшел Үзән) тәмамлаган. Аларга багышланган экспозициядә бигрәк тә Метшиннарның уку көндәлекләре, спорт медальләре, хоккей формасы игътибарны җәлеп итә.

«ХХ нче гасыр мәктәбе» музеенда мәгариф оешмасының тарихы буенча кызыклы документлардан тыш шәһәребезнең педагоглары, язучылар һәм башка танылган кешеләрнең шәхси автографлары белән 40 лап китап, ХIX нчы гасырда чыккан Коръән, 1914 нче елгы «Казанский телеграф» газетасы битләре һ.б. йөз ел чамасы тарихы булган басмалар, уку әсбаплары саклана. Алар арасында Айдар Хәлимнең «Беренчеләр» поэмасы, танылган педагоглар Галимҗан Вәлиев һәм Өлфәт Миңнеханов китаплары бар. Музейда аларның саны арта тора – быел гына Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзалары Мансур Ганиев, Суфиян Минһаҗев һәм Фирдәвис Ханов үзләре иҗат иткән китапларны бүләк иттеләр. Шураның рәисе Васил Камалов иске кул пычкысы һәм иске әлифба, ә шәһәребезнең беренче төзүчеләре исеменнән Рәшит Әбделхәкимов үзенең каскасын тапшырды.

Музейдагы мәктәп укучыларының үз куллары белән ясалган экспонатларда җитәрлек. Мәсәлән Казан Кремле, Болгардагы Кече манара, Түбән Камадагы беренче төзүчеләргә багышланган һәм Гагарин урамындагы космонавтика һәйкәленең макетлары. Музейның яшь тарихчы-активистлары төрле конкурсларда бик теләп катнашалар. Быел гыйнвар аенда Казанда «Тарихның данлы битләре. Геройлар мәктәбе» проект эшләренең республика конкурсында Р. Гатауллин 3 нче урын, мартта XX халыкара яшьләрнең Каюм Насыйри фәнни-практик конференциясендә үз номинацияләрендә В. Дәүләтшина һәм В. Терешина 1 нче һәм 3 нче урыннарны яулаганнар. В. Терешина шулай ук апрель аенда IХ нчы «Казаков укулары» республика конференциясендә М. Җәлилнең сугышчан юлына багышланган чыгышы белән беренче урынга лаек булган. Узган ел мәктәп музейлары экскурсоводлары конкурсында 8 нче сыйныф укучылары өченче урынны яулаганнар.

«ХХ нче гасыр мәктәбе» музее татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрит Яхъя улы Вагыйзов җитәкчелегендә эшли. Тарихи мирасны баетуда, саклауда, укучылар күңеленә тирән мәгънәле итеп мәгълүмат җиткерүдә зур хезмәт куя ул. Быел патриотик тәрбия өлкәсендә уңышлы хезмәте өчен аңа Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылган.

11 нче мәктәп ике елдан соң үзенең илле еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Ветеран-педагогларга багышланган папкалар, аларның язмача истәлекләрен туплап «ХХ нче гасыр мәктәбе» музее әзерлек чараларын башлаган инде. Чөнки музей вакыт машинасы кебек: үткәнгә алып кайта, тарихны тоярга мөмкинлек бирә. Ул һәрвакыт хәрәкәттә...икса

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: