Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Р. Муллин тукталышлардан һәм подъездлардан игъланнар такталарын һәм мәгълүмати щитларны җыеп алырга тәкъдим иткән

Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин тукталышларны һәм подъездларны игъланнар такталарыннан һәм мәгълүмати щитлардан арындырырга тәкъдим иткән.

Аның фикеренчә, мондый конструкцияләр шәһәр кыяфәтен боза.

«Бездә бөтен шәһәр... хәтта тукталышларда да мәгълүмати щитлар. Мин иренмичә санадым,  анда 4-5 оператор. "Акча бирәм!"," “Акча алам! " — бетте! Анда башка  бернинди дә кирәкле әйбер юк”, –  дип белдергән Башкарма комитеты җитәкчесе.

Аның фикеренчә, бу операторларны табарга hәм алар белән сөйләшергә кирәк.

“Бу мәгълүмати щитларыны юк итәргә кирәк. Ямьсез алар! Аларны кем җыярга тиеш –аңлашылмый. Бөтен җирдә тукталышлар ябыштырылган” –  ди Рамил Муллин.

Башкарма комитеты җитәкчесе торак идарәче компанияләренә һәр йорт идарәсе белән әлеге мәсьәләне хәл итәргә кушкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев