Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мәсьәлә хәл ителерме-юкмы?

Соңгы араларда Түбән Камада хуҗасыз этләрнең төннәрен мәчеләргә ташлану очраклары ешайды. Алар тәүлекнең караңгы вакытында гына түгел, көндезләрен дә өерләре белән шәһәр урамнарында йөреп, түбәнкамалыларның йөрәкләренә шом сала.

Беркемнән дә курыкмыйлар

Зарланучылар арасында шәһәрдәшләр генә түгел, районда яшәүчеләр дә. Күптән түгел бер хуҗасыз эт Серый кушаматлы мәчегә һөҗүм иткән. Тагын бер песигә өере белән ташланып, өзгәләп үк атканнар. Кама Аланы бистәсендә яшәүчеләр җибәргән видеодан күренгәнчә, зур этләр балалар уен мәйданчыгында иркенләп йөриләр, йоклыйлар. Ә төн җитү белән, ауга чыгалар икән.

Хуҗасыз хайваннар саны арта гына бара. Канун буенча алар-ны аулау да, ату да ярамый. Нишләргә соң? Камааланлылар мәсьәләне үзләренчә хәл итәргә булган. Алар акча җыешып, этләрне стерильләштермәкчеләр.

Афанас авылында хуҗасыз хайваннарның кешеләргә таш­ланулары турында да билгеле. «Урамга балаларны чыгарырга куркыныч. Хуҗасыз этләрдән кур­кабыз», – дип зарлана әниләр со­циаль челтәрләрдә. Икешәрләп, өчәрләп йөргән этләрне шәһәрнең төрле урамнарында да еш очратырга була.

Инде Олы Афанас авылы янында этләр һәм мәчеләр өчен приют та ачтылар. Әмма ул хәйриячеләр ярдәме белән генә көн күрә. Ярдәм итүчеләр дә чиратка те­зелми, ә даруы, азыгы, бинтлар һ.б. гел кирәк. Инде ветеринар­лар да хуҗасыз хайваннарны тотып, стерильләштереп, колакларына чип каптырып, җибәрә башладылар.

Шулай да, аларның саны кимегәне сизелми. Киресенчә, язгы туйларыннан соң, ташлан­дык төзелешләрдә, подвалларда кечкенә эт-песи балалары шак­тый күренә.

Хуҗаларын да әйтер идем!

Бу мәсьәләне чишүнең тагын бер мөһим ягы хәл ителмичә кала: ул да булса – эт-песи хуҗаларының җавапсызлыгы. Миңа калса, алар үзләренең дүрт аяклы дус­лары өчен җавап тотарга, алар­ны исәпкә куярга тиешләр. Сезгә бер мисал: бер әбинең яраткан мәчесе «бәбиләгән». Ул нинди­дер сәбәпләр аркасында дүрт аяклы дустын ветеринарга стерильләштерергә алып бармый, фатирында песи фермасы да то­тасы килми. Әби песи балаларын кәгазь тартмага сала да, урамга чыгарып куя. Ә алда аларны нин­ди тормыш көтә?..

Кайбер оешмаларда каравыл­чылар үзләренә иптәш итеп эт тота. Әгәр ул ана эт булып, көчекләр таба икән, аларны да шул ук урам көтә. Кайбер күке әниләр үзләренең нарасыйла­рын чүп савытына тотып аткан заманда, кем генә йортсыз песи балаларын, көчекләрне кызга­нып торыр икән?..

– Этләрне һәм мәчеләрне мах­сус приютларга урнаштырыр­га кирәк. Агу бирергә кызганыч, алар да җан иясе бит, – ди түбәнкамалы Филсинә Шәм-сетдинова.

– Приютта, бәлки, яхшыдыр да, ләкин хайваннар тимер читлекләрдә яшәргә мәҗбүр бу­лачак. Бәлки, тилмермәсеннәр өчен, аларны «йоклатыргадыр»? Ә хуҗаларын табып, җавапка тартырга кирәк, - дип үз фике­рен җиткерә Рания Горбунова.

Өмет кабындыдигәндә генә...

Ниһаять, бу мәсьәлә уңай якка хәл ителер кебек. Шушы көннәрдә Түбән Камада хуҗасыз этләрне стерильләштерү-чиплаштыру эшләре буен­ча тендер ябылганы билгеле булды. Бу вазыйфаларны үз өстенә Казан шәһәренең «Зоо-центр» ҖЧҖ башкарачак. Хәзерге вакытта контракт элек­трон рәвештә төзелгән. Бу оеш­ма нәрсәләр эшләмәкче була икән? Приют төзелерме? Бу хакта шәһәр хакимиятеннән белешергә теләсәк тә, әлегә: «Үзләре килеп, контракт төземичә, берни әйтмибез», – дигән җавап белән котылдылар.

Хуш, «Зооцентр» турында мәгълүмат табар өчен, әлеге дә баягы интернетка мөрәҗәгать итәргә булдык. Үз сайтлары да бар. Анда оешма узган елның декабрь аенда гына эшли баш­лавы турында язылган. Шун­да ук приютта булган этләр (песиләр юк) фотосурәтләре урнаштырылган. Янәсе, теләге булганнар килеп, үзләренә оша­ган хайванны өенә алып китә ала. Этләр стерильләштерелгән һәм прививка ясалган икән.

Оешма белән элемтәгә керергә теләп, сайтта күрсәтелгән телефон номерына берничә тапкыр шалтыраттык – алучы булмады. WhatsApp аша хат та юллагач, укыдылар, ләкин җавап бирмәделәр.

Кыскасы, тендер отучы бар, ә җавап бирүче юк. Әлегә бары­сы да билгесез. Алай да, күп тә үтмәс, сорауларга җавап табар­быз, эшләрен күрербез, дип ышанып калыйк.

Илһамия Гаффарова

Лилия Заһретдинова фотосы   

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды                                                                           

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев