Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мөселманнар Корбан гаетенә әзерләнә

12 сентябрь көнне мөселманнар мөһим бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Бу көнне шәһәр һәм район мәчетләрендә бәйрәм чаралары узачак. Бәйрәм намазы иртәнге җидедә укыла, аннан соң - вәгазь. Ислам кануны буенча, бәйрәм намазыннан соң корбан чала башлыйлар. Быел корбан чалу өчен шәһәрнең Үзәк, Кызыл чишмә, Кама Аланы һәм...

12 сентябрь көнне мөселманнар мөһим бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Бу көнне шәһәр һәм район мәчетләрендә бәйрәм чаралары узачак. Бәйрәм намазы иртәнге җидедә укыла, аннан соң - вәгазь. Ислам кануны буенча, бәйрәм намазыннан соң корбан чала башлыйлар.
Быел корбан чалу өчен шәһәрнең Үзәк, Кызыл чишмә, Кама Аланы һәм Төзүчеләр бистәләре, Зур Афанас авылы мәчетләрендә махсус урын әзерләнгән.
Бәйрәмне оештыруга багышланган киңәшмәдә, шәһәр һәм районның махсус хезмәтләре тарафыннан тиеш булмаган урыннарда корбан чалуны тыю буенча тиешле чаралар күрелүе турында әйтелде. Билгеләнгән мәйданнарга тиешле, шул исәптән ветеринария белгече раслаган докуметлары булган кешеләр генә кертелә. Шул рәвешле, корбан чалу урынына махсус рөхсәт кәгазе буенча гына үтеп булачак.
Корбан гаете ураза гаетеннән соң 70 көн узгач уздырыла һәм Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көненә туры килә. Бәйрәм өч көн дәвам итә. Гает көнне сәдака бирү, туганнарның хәлен белү, зиратка бару, барып булмаса, өйдә әрвах-лар өчен дога кылу, бер-береңә бүләкләр бирү саваплы. Әлбәттә, иң зур савап - корбан чалып, итен туганнарың, балаларың, дусларың белән авыз итү, бер өлешен мохтаҗларга өләшү.
Бәйрәмнең икенче көннендә - 13 сентябрьдә - 10 сәгатьтә үзәк мәчет территориясендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Чикләрсез Корбан бәйрәме» дип исемләнгән хәйрия чарасы оештырыла.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X