Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мостафин кебекләр сирәк шул...

Шинчылар урамындагы 47нче йорт халкы узган чәршәмбедә җыелып, үз машиналарын (йортка - 150ләп машина!) ишегалдында куеп калдыру өчен махсус урын кирәкме-юкмы икәне хакында кызып-кызып бәхәсләште. Җыелышка килгән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Гәрәев, үз чиратында, экологиягә зыян китермичә генә «яшел парковка» ясату мөмкинлеге барлыгын халыкка җиткерде. «Яшел парковка» ясаткан очракта,...

Шинчылар урамындагы 47нче йорт халкы узган чәршәмбедә җыелып, үз машиналарын (йортка - 150ләп машина!) ишегалдында куеп калдыру өчен махсус урын кирәкме-юкмы икәне хакында кызып-кызып бәхәсләште. Җыелышка килгән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Гәрәев, үз чиратында, экологиягә зыян китермичә генә «яшел парковка» ясату мөмкинлеге барлыгын халыкка җиткерде. «Яшел парковка» ясаткан очракта, бер машина кую урыны 30-40 мең сумга төшәчәк, ди.
Совет чорыннан калган чир - бушлай һәм әзергә-бәзер яшәү хәзерге вакытта да күзәтелә шул. Машиналарын йорттан ике адымда гына куеп калдырырлык та урын кирәк халыкка, шул ук вакытта, кесәләреннән бер тиен акча да чыкмасын. Арадан кайсысыдыр, «безнең Мостафин юк шул, әнә авылдашларым яши торган Б.Урманче урамындагы 3нче йортта машина кую урыннарының яңаларын шул депутатлары ярдәмендә ясата алганнар», дип үз янәшәсендәгеләр ишетерлек итеп, уфтанып куйды.
Шәһәрдә, Аллаһыга шөкер, депутатлар җитәрлек. Араларында халык өчен янып-көеп йөрүчеләре дә юк түгелдер. Әмма Рафис Мостафин кебекләр сирәк. Үзебезнең «Туган як»ка язылучылар арасында уздырыла торган лотереяләр өчен призлар алуда да ярдәм итә һәм, гомумән, редакциянең дә ныклы терәкләреннән берсе ул.
Җыелыштагы яшь балалы аналар һәм оныклы әбиләр 47нче йорт ишегалдындагы балалар уен мәйданчыгын яңартып, киңәйтү хакында сүз башлап караганнар иде дә, тик машиналы ирләрнең кызып-кызып бәхәсләшүе аларның кыяр-кыймас әйткән тәкъдимнәрен күмеп китте. Алар сүзенә ялгап, депутат Мостафинның әле быел гына шул ук Бакый Урманче урамындагы 3нче, 9нчы йортлар өчен ишегалдында уртак балалар уен мәйданчыклары ясатуын әйтмәкче идем дә, кәефләре кырылмасын дип, тукталып калдым. Атынгычлар, карусельләр урнаштырылган инде, таучыклы комлык комплексын кору эше дә төгәлләнеп килә анда. Әле бит Б.Урманче урамындагы 3нче йортның 1нче-4нче подъездлары каршында да аерым уен мәйданчыгы көйләнелгән. Депутат Мостафин Студентлар урамындагы 10нчы йорт ишегалдында да балалар өчен беседкалы, таганлы, карусельле уен мәйданчыгы кордырган. Болар өчен ярты миллионлап акча киткән дип ишеттем.
Депутат буларак, аның үз сайлаучыларына һәм, гомумән, янына ярдәм сорап килүчеләргә иткән изгелекләре санап бетерерлек түгел. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан да, йөздән артык өлкәннәр (сугыш ветераннары һәм тыл фидакарьләре) Мостафиннан аерым бүләк алганнар. Урын өстендә ятучы авыру әбиләр дә игътибарсыз калмаган. Сүз уңаеннан, 32нче гимназиядә уздырылган «Җиңү машинасы» дигән иҗади конкурста җиңгән укучыларга бүләкләр алуда аның ярдәменә таянганнар. Өлкәннәрне дә, балаларны да тигез дәрәҗәдә кайгыртуы белән дә халык ихтирамына лаек ул. Авыру сабыйларына акчалата булышуын сорап килүчеләр дә депутат Рафис Мостафинга рәхмәтле.
Яше тулып узса да, тәпи китә алмаучы нәниләренә массаж ясату өчен акча сорап килгән Бабанкеева, баласы белән Мәскәүгә дәвалануга бару өчен самолет билеты алышуга өметләнгән Хафизова, инвалид улына муен корсеты алып бирүне үтенгән Дегтяренко, нәни Милананы дәвалауда акчалата булышуга өмет иткән әти-әнисе... Саный китсәң, андый үтенеч хатлары өем-өем килә депутатка. Аз-азлап булса да, һәрберсенә ярдәм итәргә тырыша ул.
Рафис Мостафинның шәһәребезне яшәү өчен уңайлы итәргә, кулыннан килгәнчә халык тормышын җиңеләйтергә тырышуын һәркем күреп-белеп тора, ә үз сайлаучылары кешелекле һәм ярдәмчел депутатлары булуы белән хаклы рәвештә горурлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев