Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мөмкинлекләр артты

«Рубаха» үзәгенә төрле яшьтәге һәм төрле физик мөмкинлекләре чикле булганнар килә. Биредә үзенчәлекле фикерләр белән уртаклашырга, яңа кешеләр белән танышырга һәм үзеңә теләгән шөгыль табарга була.

Руслан Фәләхиев спортны ярата. Әмма үзе теләгәнчә басып, сикереп уйный алмый. 18 ел элек аның умыртка баганасы сынган. Башта, әлбәттә, яшисе килмәгән көннәре дә булган, аннары язмышы белән килешкән, чөнки тормыштан ямь табып яшәр өчен мөмкинлекләр күп. «Рубаха» үзәге барлыкка килгәннән бирле алар тагын да артты.
Барысы да – бер урында: биредә тернәкләндерү курслары, бию түгәрәге, дәвалау физкультурасы дәресләре уздырыла, кирәк чакта психологка мөрәҗәгать итеп була, төрле остаханәләр ачыла тора.
Әмма болар белән генә чикләнеп калырга теләмиләр, максатлар, теләкләр бик күп. Бу хакта шәһәр мэры Айдар Метшинга да җиткергәннәр.
«Рубаха» офисы Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 2/39 йортта урнашкан һәм якшәмбедән кала, көн саен эшли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев