Туган як

≪Мин сугышта исән калуым белән бәхетле...≫

Түбән Кама шәһәре һәм районында бары тик унтугыз Бөек Ватан сугышы ветераны исән калган. Аларның да күбесе, сәламәтлекләре начар булу сәбәпле, урын өстендә ята. Бармак белән генә санарлык ветераннар арасында Зинур Дәүләткәров та бар. 97 яшь тулган көнендә аны шәһәребез муниципалитеты һәм социаль хезмәт идарәсе вәкилләре өенә килеп тәбрикләделәр.

Аның сугыш юлы Курск дугасында 732 нче аерым танка каршы дивизионда башланып китә. Ул чакларны ветеран үзе болай искә төшерә:

– Безнең артполк 85 миллиметрлы зенит пушкалары белән коралланды. Аларга щитлар куелган, танкка каршы ату өчен броня тишә торган снарядлар әзерләнгән иде. Чөнки безнең Т-34 танклары немецларның яңа танкларының бронясын «маңгайга» атып тишә алмыйлар иде. Башта без бер атна чамасы окоплар казыдык. Ә 5 нче июльдә төнлә артиллерияне запас позицияләргә күчерделәр. Атакага күчкән немецлар алгы сызыкны пыранзаран китерделәр. Бик күп пехота солдатлары һәлак булды. Ә без 9 нчы июльдә һөҗүмгә күчтек. Башта 3 сәгать буе «артподготовка» булды: туктаусыз «катюшалар» атты, аннары безнең орудиеләр, көпшәләр кызарып чыкканчы ут яудырды...

14 нче июльдә контратакага күчкән немец танклары 732 нче аерым дивизион позицияләрен сул флангтан урап, тылга чыгарга тырышалар. Канкойгыч бәрелештән соң күрше расчеттан бер генә солдат кала. Орудиене икенче позициягә күчерү өчен ярдәмгә Дәүләткәровны җибәрәләр. Зенитканың прицел приборын сүтеп алганда, аның сул аягына пуля килеп эләгә. Тездән түбән сөяк чәрдәкләнә, госпитальгә барып җиткәнче Зиннур аңын югалта башлый (сугышта ул 3 тапкыр яралана).

Госпитальдән чыккач, З.Дәүләткәров Украина, Белоруссия һәм Балтыйк буе шәһәрләрен, авылларын азат итүдә катнаша. Литваның Алитус шәһәре янында Неман плацдармында безнең пехотага артиллерия уты белән ярдәм итеп, дошманның өч пулемет ноктасын юк иткән өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Ә Кунигишкиланкен шәһәрен азат иткәндә аның расчеты ике дошман пулеметын, тимерчыбыклардан ясалган «заграждение»ләрне юк итә, ике орудиене сафтан чыгара. Бу батырлыклары өчен З.Дәүләткәров III нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

Дәүләт чиген узып, Көнчыгыш Пруссиядә барган көчле бәрелешләрдә катнашырга туры килә. 1944 елның карлы-буранлы язында зур һөҗүм барганда урман арасында адашып, камалышка эләгә язалар. Бу вакытта Зинур абый 76 миллиметрлы пушка расчетында төзәүче була. Дошманның танкларга каршы ата торган батареясын тупка тотып, дүрт орудиесен кулга төшерәләр. Иртән фашистлар һөҗүмгә күчкәч, ракетницадан атып, үз координаталарына ут юнәлтергә команда бирәләр. «Катюшалар» залпы башлангач, авыл читендәге амбар подвалларына яшеренеп өлгерәләр һәм көчкә исән калалар.

Сугышта өченче каты яраны тупчы Каунас шәһәрен азат иткәндә дошман танклары белән дуэль вакытында ала. 1945 елның 6 нчы апрелендә соңгы атакага – Кенигсбергка штурмга бара. Сугыш тәмамланганда З.Дәүләткәров күкрәгендә ике Кызыл Йолдыз, III нче дәрәҗә Дан, I нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм дүрт сугышчан медальләр лаеклы урыннарын алалар.

Зинур туган авылына 1947 елда гына әйләнеп кайта. Башта колхозда, аннары Ижау шәһәрендәге оборона заводының ярдәмче хуҗалыгында эшли. 2014 елны балалары белән Түбән Камага күчеп килә. Һәр ел саен 9 нчы майда орден-медальләрен горурланып тагып, ул Җиңү бәйрәмендә катнаша иде. 2003 һәм 2013 елларны Курск дугасына 60 һәм 70 еллык юбилей тантаналарында Почетлы кунак була, үзенең сугышчан полкташлары белән очраша. Фашистларның соңгы күләмле һөҗүмнәренә нокта куелган, совет солдаты данлы җиңү яулаган сугыш вакыйгалары турында ветеран бүген дә киләчәк буынга гыйбрәт итеп сөйли. «Мин сугышта исән калуым белән бәхетле», – дип әйтә ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: