Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Мәгариф ветераннары советына җитәкче сайланды

Күптән түгел мәгариф ветераннары советының чираттан тыш утырышы булып, анда Түбән Кама башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Фәретдинов, КИУның Түбән Кама филиалы директоры Илсөя Мезикова һәм мәгариф ветераннары советы әгъзалары катнашты.

Утырышта мәгариф ветераннары Советының президиум составын тулыландыру һәм ветераннар советының җитәкчесен сайлау мәсьәләләре каралды.
Киңәшмәне алып баручы мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Фәретдинов, оешманың элекке җитәкчесе Галина Николаеваның төп эшендә өлгермәвен сәбәп итеп, җитәкчелек вазыйфасыннан китүен искәртте. Аның урынына күп еллар шәһәребезнең мәгариф системасын һәм иң яхшы күрсәткечләр белән 29 нчы мәктәпне җитәкләгән Равис Мөҗәһит улы Шакировны президиум составына кертүне тәкъдим итте һәм кандидатурасын мәгариф ветераннары советының җитәкчесе итеп сайлауны утырыш хәл итәчәген белдерде.
С.Яшкова, М.Егорова, И.Мезикова, С.Минһаҗев һәм башкалар бу кандидатны хуплап, чыгыш ясадылар. Равис Шакировның хезмәт юлын яхшы белүчеләр Айдар Фәретдиновның тәкъдименә бердәм кушылдылар һәм башкаларны да шуңа чакырдылар.
Равис Шакировны без генә түгел, Республикада да яхшы беләләр: ул, Татарстандагы иң зур шәһәрләрнең берсендә – Түбән Камада күп еллар мәгариф системасын җитәкләде, ТРның атказанган укытучысы исеменә лаек булды, РФнең мәгариф отличнигы, «Лидер образования-2007» Бөтенроссия конкурсында җиңде һәм 2016 елда «ТРның иң яхшы мәктәп директоры» исемен яулады. Ул – бөтен көчен, сәләтен, күпкырлы белемен мәгарифкә биргән олы шәхес.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Фәретдинов бу кандидатны яклап тавыш бирүебезгә рәхмәт белдерде, Равис Шакировны тәбрикләп, уртак эшебездә уңышлар теләде. Үз чиратында Равис Мөҗәһит улы да, үзенә ышаныч белдереп, зур эш йөкләүләренә мәгариф идарәсенә, ветераннар советы әгъзаларына рәхмәтле икәнен әйтте: «Моңа кадәр мәгарифкә ничек хезмәт иткән булсам, киләчәктә тагын да тырышачакмын», – диде...
Күп тә үтмәде яңа җитәкче зур энтузиазм белән эшкә кереште: берничә утырыш уздырып, советның эш планын кабул иттек. Киләчәктә уку йортларындагы совет вәкилләрен чакырып, айга бер тапкыр сишәмбедә утырыш үткәрергә, ә президиум утырышын айга 2 тапкыр уздырырга карар кылдык. Һәр президиум әгъзасына сәләтенә, сәламәтлегенә карап, эш йөкләнде. Мәсәлән: М.Егоровка һәм Р.Габбасовка – рәис урынбасарларына – план буенча эшләрне күзәтү, оештыру ярдәм итү; Ф.Маниховага – яшь директорлар белән эш; Л.Тартминага – мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары белән эш; К.Кузьминга – олы яшьтәге ветераннарның, авыручыларның көнкүреше белән танышу, ярдәм итү; С.Минһаҗевка «Туган як» редакциясе белән элемтәдә булып, эшебезне матбугатта яктырту бурычы билгеләнде. Шулай итеп, советның барлык әгъзаларына (алар барысы – 21) эш йөкләнде.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе боерыгы белән, Түбән Кама мәгариф системасының эшен яктырткан «Становление и развитие образования Нижнекамска» китабының икенче томын чыгару буенча зур эш бара. Аның редколлегия составына яңа сайланган рәис Р.Шакиров, аның ярдәмчеләре Р. Габбасова, А.Садыйкова, С.Егорова, А.Садриева һәм Р. Закирова кертелгән һәм 1 мартка кадәр аларга материаллар хәзерләү эше йөкләнгән.
Мәгариф ветераннары советының төп бурычы – исеменнән үк билгеле булганча, ветеран укытучылар турында кайгырту, аларның тормыш-көнкүрешләре белән кызыксыну, кирәксә ярдәм итү, туган көн, түгәрәк даталарны искә алу, аларның ялын оештыру һ.б. Шушы бурычларны үтәү йөзеннән, мәгариф ветераннары советы, төзелгән эш планы нигезендә, яңа җитәкче белән берлектә, яңа дәрт, энтузиазм белән эшкә керештеләр һәм киләчәктә дә тырышып эшләрләр дип ышанасы килә.
Уңышлар сезгә, Равис Мөҗәһитович һәм мәгариф ветераннары советы әгъзалары!
Суфиян МИНҺАҖЕВ, мәгариф ветераннары советының президиум әгъзасы.

Фотоны мәгариф музее тәкъдим итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев