Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Май бәйрәмнәрендә кемнәр эшли?

«Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка юлламасында 1-10 май көннәрен ял дип игълан итте» дигән хәбәрне һәркем үзенчә кабул итте. Кемдер шатланды, кемдер, киресенчә, эш хакым азрак чыгар дип көенде... Шушы көннәрдә Татарстанның Хезмәт министрлыгы яллар буенча кайбер аңлатмалар бирде. Баксаң, 1-10 май көннәрен ял итү – җитәкчеләргә киңәш икән.

Юлламадагы яңалык турында билгеле булганчы, календарь буенча, халык 1(Яз һәм Хезмәт бәйрәме), 2, 3, 8, 9 (Җиңү көне) һәм 13 (Ураза гаете) майда ял итәргә тиеш иде. Ләкин Россия Президенты 4-7 май көннәрендә дә эшләмәскә, хәл җыярга киңәш итте. Ләкин бу илнең Хезмәт Кодексына туры килми, чөнки бу көннәр эш көннәре итеп санала. Нишләргә?

Сораулар күп булу сәбәпле РФ Хезмәт министрлыгы әлеге мәсьәлә буенча үз киңәшләрен бирде:
– җитәкчеләр хезмәткәрләр-не эшкә чыгару-чыгармауны үзләре хәл итә;
– мөмкинлек булса, 4-7 май-
да дистанцион эшләүне оешты-рырга була;
– отпуск вакыты 4-7 майга туры килсә, ул озайтылмый;
– бу көннәрдә эшкә чыгу-чыларның сәгатьләрен табельдә ничек күрсәтәсен дә җитәкче үзе хәл итә.

1-3 майда сменалары бу вакытка туры килгән кешеләр эшкә чыга. Аларның хезмәтләре шундый икән, берни эшләп булмый. Калганнар барысы да ял итә. 4-7 майда җитәкче эш-кә чыгарачак хезмәткәрләр ялдан мәхрүм кала. Моның өчен приказ һәм кешеләр исемле-
ген алдан әзерләп куярга кирәк. 8-10 майда шулай ук сменала-
ры бу вакытка туры килгәннәр генә чыга, калганнары ял итә.
Шәхси эшмәкәрләр белән яллар турында үзегез алдан сөйләшегез. Ләкин кеше кибет-
тә сатучы булып эшли икән, аның эш көне ялларга туры килсә дә, директоры аны һичшиксез чыгарачак.
Поликлиникаларда бу көн-нәрдә дежур белгечләр кабул итә. Ә менә коронавирустан прививка ясау тукталмаячак.
1-10 майда мәктәп укучылары һәм студентлар да ял итә. Бу хакта Түбән Кама мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Айзи-рәк Рамазанова хәбәр итте.
– Ләкин 9 майда Җиңү парады буласын онытырга ярамый. Ан-
да катнашачак укучылар һәм студентлар ял көннәрендә ре-петицияләргә йөриячәк. Шу-
лай ук имтиханнарга әзерләнү дә дәвам итәчәк, – дип аңлатты Айзирәк ханым.
Балалар бакчалары белән эш башкачарак тора. Алар 1-3 һәм 8-10 майда эшләмәячәк.
– 4-7 майда Түбән Кама бала-
лар бакчаларында дежур төр-кемнәр ачарга ниятлибез. Чөнки бу көннәрдә эшкә чыгасы ата-аналар булса, балаларын кая куярга? Хәзерге вакытта исемлекләр төзелә. Бу көннәрдә киләсе сабыйлар саныннан чы-
гып, эшләячәк төркемнәр һәм
хезмәткәрләр саны да билгелә-нә, – дип аңлатты мәктәпкәчә белем бирү идарәсе начальнигы Светлана Андрианова.

Хезмәт кодексы нормала-рыннан чыгып, май бәйрәмнәрендә хезмәт өчен түләү буенча да аңлатма бирелә. – 1-3 һәм 8-10 майда эшләү-челәргә бу көннәр өчен ике-
ләтә түләнә (алдан сөйлә-шенгән хезмәт хакы алучы-лардан һәм сменалы эштә хезмәт куючылардан тыш). – 4-7 майда чыккан өчен эш хакы гадәти итеп бирелә. Җитәкче үз теләге белән өстәп тә түләргә мөмкин. – Әгәр дә бу көннәрдә җитәкчегез ял иттерсә, хезмәт хакыгыз шулай ук саклана. – Хезмәт хакы бирү вакыты ялларга туры килсә, җитәкчегә аны бәйрәм алдыннан түләргә киңәш ителә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев