Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Матурлыкны яратабыз да...

Менә быел да ишегалларын җыештыручылар урамнарны кышкы чүплектән арындырдылар, газоннарны казып, үлән-чәчәкләр утырттылар. Йорттагы «старший»лар да аларга ярдәмгә килде. Тик менә халыкның ифрат битараф булуы күңелне төшерә. Ярдәм итү дигәне юк та юк инде ул, һичьюгы, чисталыкны саклый белсеннәр иде. Тәмәке тартучыларның шапшаклыгын күреп, йөрәк сыкрый. - Яртышар чиләк төпчек...

Менә быел да ишегалларын җыештыручылар урамнарны кышкы чүплектән арындырдылар, газоннарны казып, үлән-чәчәкләр утырттылар. Йорттагы «старший»лар да аларга ярдәмгә килде. Тик менә халыкның ифрат битараф булуы күңелне төшерә. Ярдәм итү дигәне юк та юк инде ул, һичьюгы, чисталыкны саклый белсеннәр иде.
Тәмәке тартучыларның шапшаклыгын күреп, йөрәк сыкрый.
- Яртышар чиләк төпчек җыеп алабыз, үзәкләргә үттеләр инде, - дип сукраналар Тынычлык урамының 83нче йортын җыештыручы хатын-кызлар.
Соңгы елларда чиктән ашып күбәйгән җиңел машиналар да ишегалларын бизәми. Ваемсыз хуҗалары йорт янындагы газоннар өстенә кертеп куйган машиналар аркасында, кая карасаң да тирән чокырлар хасил булды, ямь-яшел чирәмнең эзе дә юк.
Яшелләндерү, төзеклән-дерү, юлларны ремонтлау турында сүз чыкса, һәрвакыт акчасызлыкка сылтана. Машина хуҗаларыннан җыелган салымнар хисабына да шактый эш башкарырга мөмкиндер, югыйсә.
Иске йорт аллары тар, киңәйтергә бик күп чыгымнар кирәк дип тә, түрәләр җиңел генә җавап бирергә ияләнде. Мәктәпләргә, гимназияләргә терәп салган яңа йортлар ишегалларының мәйданчыклары да ташка үлчим генә бит. Уку йортлары белән кеше яши торган биналарның аралары санитар таләпләр, норматив буенча 50 метрдан ким булмаска тиеш. Ә менә 2нче гимназиянең капкасы төбенә китереп салган дүрт йорт ул таләпләрне үтиме икән?! Кызганыч, анда бит мәшһүр Б.Урманчега һәйкәл булырга тиеш иде. Халыкка вәгъдә биреп тә, соңыннан оныту бүген җитәкчелеккә берни тормый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев