Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Машинаңны газонга куйма!

Түбән Камада административ-техник инспекция белгечләре шәһәрне төзекләндерү өлкәсендәге таләпләрнең үтәлешен даими тикшереп тора.

Әйтик, 25 июльдән 29 июльгә кадәр 78 беркетмә төзелгән. Шуларның 11е машиналарын газоннарга куйган түбәнкамалыларга кагыла. Әгәр чынлап та инспекция белгечләре кагыйдәләрне санга сукмаучыларны даими тикшереп торса, бу сан 11 генә түгел, ә шактый күп булачак. Түбән Камада машина кую урыннарына, аеруча яңа районнарда кытлык. Шунлыктан, автомобилен кем кайда куя ала – шунда калдыра.

Эшмәкәрләргә – тәүлекнең караңгы вакытында яктыртылмаган тышкы реклама, сәүдә объектларын урнаштыру тәртибен бозу һәм коймаларның техник торышы өчен беркетмәләр төзелгән.

Моннан тыш, шушы дүрт көн эчендә физик һәм юридик затларга 40тан артык кисәтү ясалган. Физик затларга 61 мең сум штраф салынган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев