Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Машиналар арта, хәрәкәт кыенлаша

Бу атна башында Түбән Камада шәһәр Советы депутатлары шәһәр юлларының проблемалы урыннарын – уңайсыз тыкрыкларны, юл аша чыгу урыннарын, яктыртылмаган участокларны карап чыктылар. Халык ышанычлыларыннан тыш, әлеге чарада шәһәр муниципаль структуралары, транспорт предприятиеләре, күзәтчелек ведомстволары җитәкчеләре һ. б. катнашты.

Чыннан да, шәһәр эчендәге юлларда проблемалы урыннар байтак. Тикшерү барышында эшче төркем Төзүчеләр проспектындагы «Рамус» сәүдә үзәгенә кадәр арада һәм Тынычлык проспектында транспорт хәрәкәтен бераз «бушату» мәсьәләсен тикшерде. Чөнки нәкъ менә шушы урыннарда еш кына зур «бөке»ләр хасил була. «Кама» кунакханәсе» тукталышында җәяүлеләрнең юл аша чыгу урыны, «Төзүчеләр проспекты», «Шатлык» сәүдә үзәге янындагы автобус тукталышларының автомобиль юллары белән бик янәшә булулары, Тынычлык-Төзүчеләр проспекты кисешкән боҗрада электр линиясе баганаларының машиналар хәрәкәтенә комачаулый торган урында торулары һ.б.  мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар. 
Үзәк темаларның тагын берсе – Яшьлек урамында (2 нче мәктәп, «Аттракционнар» тукталышы), Шинчылар һәм Вахитов урамнары кисешкән урында, «Эссен» сәүдә үзәге каршындагы Гагарин – Менделеев урамнары чатында юлларның яктыртылмаган һәм җәяүлеләрнең юл аша чыгу урыннарында хәрәкәтнең көйләнелмәгән булуы. Шулай ук МГЭИ бинасы янындагы базар чатында да юл хәрәкәтен модернизацияләү буенча нәрсәдер эшләргә кирәк. Әлегә биредә эчке юлга керү урыны трамвай юлы янында урнаштырылган бетон конструкция белән ябылган. 
Тиздән Тынычлык проспектында «Рамус Молл» яңа сәүдә үзәге ачарга җыеналар. Бу – андагы юлларга йөкләнеш артачак, дигән сүз. Әлеге участокта машиналар хәрәкәтен киметү өчен башка маршрутлар эзләргә туры киләчәк. Әле болай да «пик» вакытларында биредә еш кына «бөке» хасил була. 
Чарада катнашучылар тикшерү нәтиҗәләре буенча эш планы билгеләделәр.
Фотолар  e-nkama.ru сайтыннан алынды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев