Туган як

Машина йөртүчеләр игътибарына

Түбән Камада янгын сүндерү өйрәнүләре аркасында парковканы ябачаклар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

17 мартта “Олимп” сәүдә үзәгендә ачык республика янгын-тактик өйрәнүләре узачак. Шуңа бәйле рәвештә 16 март кичке алтыдан 17 март иртәнге үнбергә кадәр Элемтә йорты каршындагы автомобиль кую урыны ябык булачак.

Чара 17 мартта иртәнге 9:30 сәгатьтә башлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: