Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Маршрут үзгәрде

1 нче октябрьдән шәһәрдә яңа маршрут буенча 47 нче санлы автобуслар йөри башлаячагы турында язган идек инде. Көтеп алынган бу рейс яңа микрорайоннардан уза. Маршрутны автобуслар белән тәэмин итүне үз өстенә ПАТП-1 предприятиесе алды. Тик аның йөрешеннән риза булмаучылар табылды. Берничә көн эчендә маршрутны үзгәртү үтенече белән 150 кеше язган һәм шалтыраткан.

Халыкны автобусның озак йөрүе борчый. Юкса, рейска 10 нчы автобус чыгачагын хәбәр иткәннәр иде. Өч көн узгач, автобус Сөембикә урамына керми башлады. Әмма кемгәдер нәкъ менә шул урамга барырга кирәк. Аннары анда, башка автобусларда куллана торган ПАТПның электрон йөрү билеты кабул ителми (ноябрь аеннан анысы да гамәлдән чыгарылачак, диделәр). Шуңа күрә я акчалата, я банк картасы аша түләргә генә мөмкин.
Яңа, 47 нче автобусның маршруты бер ай дәвамында үзгәрмәячәк, дисәләр дә, шушы көннәрдә, бигрәк тә 34нче, 44нче, 45нче микрорайон халкы үтенече буенча, йөреше үзгәрәчәк: НКЦдан кузгалып, Корабельная, Студентлар, Тынычлык урамнары аша узып, Менделеев урамыннан борылып, Тынычлык, Студентлар, Р.Гайнуллин, Корабельная урамнары буйлап НКЦга кайтачак. Сорауларыгыз һәм тәкъдимнәрегез булса, 41-56-41 номерына шалтыратып, хәбәр итегез.
Халыкны тагын бер сорау борчый – юл хакы артырмы? Түбән Кама транспорт предприятиеләре билет бәясен 25 сумга кадәр арттырырга, карта аша түләүне дә 25 сумнан калдырырга сорауларын, ташламаларга ия булучылар өчен компенсация алырга теләүләрен җиткерделәр. ПАТПның шәһәркүләм рейслары өчен чыгымнары 40 миллион сумнан арткан.
Автобуслар сирәк йөри, дип зарланучыларны шатландырып булмый: Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов әйтүенчә, хәлне автобуслар санына караганда, бигрәк йөртүчеләр җитмәве катлауландыра. Шуңа күрә, бакча сезоны тәмамланса да, зур үзгәрешләр көтелми. Бар өмет киләсе елда транспорт системасын реформалаштыру планына баглана. Әлегә булганнары белән чикләнергә һәм... чиләнергә туры киләчәк.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев